Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин милләтем – татарларым белән Бергә чакта гына бәхетле!" - Разил Вәлиев

Татар мөһаҗире Күпме татар, чит җирләргә китеп, Тирләр түккән, даннар казанган, Канатлары канап, каерылса да, Аерылмаган җаны Казаннан. Төп Ватаны чөнки шушы җирдә, Яшәсә дә әллә кайларда. Татар булып пешеп җитәр өчен Казаннарда кирәк кайнарга. Адашмадык язмыш юлларында, Давылларда сынып аумадык. Без яңадан илле, җирле булдык, Без Казанны кабат яуладык. Мин бәхетле – ил бәхетле булса, Халкым булса азат, тәхетле. Мин милләтем – татарларым белән Бергә чакта гына бәхетле!  
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев