Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия дин әһелләренең VII форумы пленар утырышында дини мәсьәләләр каралды

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Милли тормыш һәм дин” VII Бөтенроссия дин әһелләре форумы пленар утырышы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин,ТР Диния нәзарәте җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббәсов һ.б. рәсми затлар катнашты. Президент Рөстәм Миңнехановтан соң чыгыш ясаган мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Без, чын мәгънәсендә, тарихи көннәрдә яшибез. Алла бирсә, иртәгә, Болгар ислам академиясе нигезендә дога кылырбыз", - диде ул һәм ислам диненең ни рәвешле Болгарга килүе тарихына кыскача тукталып үтте. Заманында Болгарның даны галимнәр җире буларак таралуын, Болгар ислам академиясен ачып, шул мәртәбәле дәрәҗәгә омтылуны ассызыклады. "Академия, бренче чиратта, татар дини мирасын саклауны, дини гыйлем дәрәҗәсен үстерүне күз алдында тотып оештырыла", - диде Камил хәзрәт. Ул шулай ук яшьләрнең традицион булмаган дини фикерләргә иярүен, өлкән буын дин әһелләре арасында да мондый агымнарга ияреп, традицион ислам кануннарына каршы килүчеләр булуын да ассызыклады. "Хәзрәтләрнең гыйлеме, ихласлыгы, барлык мөселманнарга карата фикерне формалаштыра. Бабаларыбыз дистә гасырлар дәвамында мәгариф, нәшрият һәм дин өлкәсендә әйдәп барганнар, Казан галимнәрен, дин белгечләрен дөнья күләмендә белгәннәр. Без дә бу эшне дәвам итәргә, барлык татарларны берләштерергә, толерантлыкны, тынычлыкны сакларга тиеш", - дип өндәде Татарстан мөфтие. МөфтиТәлгать хәзрәт Таҗетдин исә сүзен форумны оештыручыларга, республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтүдән башлады. "Бу мәҗлесләр, таралган татарларны тагын да берләштерә", - диде ул һәм диннең чәчәк атуына, бу эшкә җитәкчеләрнең дә битараф булмавына сөенүен яшермәде. Чыгышында ул имамнарның уртача яше 70-75 яшьтән узуын, кадрлар әзерләү мәсьәләсен дә күтәрде, аларның җитмәвен ассызыклады. Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббәсов иң элек шәех Равил хәзрәт Гайнетдин исеменнән сәламләде. Форумны ул татар дин әһелләрен берләштерүче чара, дип атады. Форумның төп вакыйгасы итеп, Болгар ислам академиясенә нигез салуны билгеләп үтте. Әлеге академияне ачу, аның эшчәнлеген оештыруны барыбызны да берләштерүче максат, яңа бер биеклек дип, саный ул. "Җәмгыятьтә әхлакый тәртипләрне ныгыту, сәламәт һәм актив гражданлык позициясен булдыру өчен бу фикерләрне киң җәмәгатьчелеккә җиткерү кирәк", - дип форумның мөһимлеген ассызыклады. Форум кысаларында эшләгән секцияләр эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Мәскәү һәм Үзәк төбәк, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов форумның суфичылыкка багышланган секциясен җитәкләгән. Аның сүзләренчә, секция бик нәтиҗәле эшләгән, тәнкыйть сүзләре белән чыгучылар да булган. "Хәзер дә мөселманнар арасында һәм илебезнең иҗтимагый тормышында суфичылыкның дини, мәгърифәти һәм социаль роле зур. Без чын суфичылык тәгълиматының мөселман өммәтенең һәм илебез гражданнары казанышы булсын өчен әле күп тырышлык куярга тиеш. Хәзерге вазгыятьтә дини оешмалар, дәүләт структуралары, илебездә булган суфичылыкның гуманистик идеяләрен, кешеләрне уку-укыту, терроризм һәм экстремизм куркынычын профилактикалау эшләрен нәтиҗәле итеп оештыруда, милли сәясәт коруда һәм җәмгыятьтә тынычлык, тотрыклык булдыруда файдалана ала", - дип саный Әлбир хәзрәт. "Татар яшьләре һәм ислам дине" секциясе буенча ТРның Баш казые, ТРның Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев хисап тотты. Аның фикеренчә, кеше дөньяга ике бурыч белән килә. Аны беренчесе - кеше җиргә иманлы булып килергә һәм китергә тиеш. Икенчесе - һәр сәламәт кеше гаилә корып, үзеннән соң үзеннән яхшырак буын калдырырга тиеш. "Әгәр дә без яшьләр начар дип зарланабыз икән, монда без үзебез гаепле. Дөньяда бер генә проблема бар - камил кеше тәрбияләү проблемасы. Дөньяда бер генә һөнәр бар - ата-ана булу. Әгәр кешелек җәмгыяте шуларны үти алса, аның бөтен мәсьәләләре үзеннән-үзе чишелә", - дип саный ул. Моның өчен, беренче чиратта, балаларга матур, мәгънәле исем бирергә, ЗАГС хезмәткәрләре белән эшләргә кирәк, дигән фикердә хәзрәт. Бу мәсьәләрне хәл итү өчен шулай ук хәләл ризык кулланырга, балаларга дини һәм дөньяви белем бирергә кирәк. Хәзрәт форум делегатларына әнә шул хакта сөйләде. Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дини мәгариф системасы һәм мәгълүмати киңлектә ислам динен яктырту мәсьәләләренә кагылган секцияләргә җитәкчелек иткән. Ул шулай ук бу секцияләрнең эшчәнлеген югары бәяләде. Сүз уңаеннан, пленар утырыш та аның рәислегендә узды. Чарада Кырым Республикасы мөфтие Әмирали хәзрәт Аблаев, Оренбург өлксе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлфит хәзрәт Шәрипов, Кострома шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ришат хәзрәт Сәйдәшев, Новосибирск шәһәре Җәмигъ мәчете имамы Сәлим хәзрәт Шакирҗанов һ.б. дин әһелләре чыгыш ясады. Делегатлар икенче көнне Татарстанның Спас районына кергән борынгы Болгар шәһәрлегенә "Изге Болгар җыены"на сәфәр чыкты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев