Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли музейда "Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы" күргәзмәсе ачыла

16 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсе ачылачак. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә. Күренекле татар дин эшлеклесе һәм галим Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган юбилей елында бу беренче күргәзмә булачак. Мәрҗани татар иҗтимагый фикере тарихында аерым урын тота һәм XIX йөзнең реформаторлык хәрәкәтендә иң ачык шәхесләрнең берсе булып тора. Замандашлары аны “болгар җиренең иң зур галиме”, “Үз чорының Платоны”, “татар Геродоты” дип атаганнар. Татар халык шагыйре Г.Тукай аны мактап, “Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт, Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт” дип язган. Мемориаль әйберләр, кулъязмалар һәм китаплар саклана торган Казан шәһәре әйдәп баручы фәнни учреждениеләренең уртак тырышлыгы белән оештырылган күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗанинең биографиясе, фәнни һәм дини яктан дөньяга карашы формалашуы, педагогик эшчәнлеге тарихын күзаллау мөмкин булачак. Әлеге күргәзмә галимнең мирасына һәм татар халкының мәдәни традицияләренә кызыксыну уятуны көчәйтер дип көтелә. Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасыннан күргәзмәдә бюро-секретер һәм юл сандыгы, Шиһабетдин Мәрҗани китапханәсеннән китаплар тәкъдим ителәчәк. 1874 елда төшкән фотосы һәм 1864-1865 елларда Истанбулда тау хрусталеннән эшләнгән шәхси мөһере күргәзмәдә уникаль экспонатлар булачак.
Татар информ
фото: Шиһабетдин Мәрҗани — kul-sharif.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев