Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли музейда “Бәхет лаеклыларга елмая” дигән әдәби салон утырышы узды

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасы Милли музеенда “Бәхет лаеклыларга елмая” дип исемләнгән әдәби салон утырышы уздырылды. Кичә Татарстанның танылган язучысы, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Вакыйф Нурулла улы Нуруллинга багышланып, аның иҗаты белән кызыксынучылар өчен үткәрелде. В.Н.Нуруллин 1935 нче елның 1 нче маенда республикабызның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында дөньяга килә. 1962 нче елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, ул “Казан утлары” редакциясендә эшли. 1977-1988 нче елларда Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, 1992-2010 елларда ТР Милли музееның әдәбият бүлеге мөдире булып эшли. Безгә ул бала чагындагы хәтирәләренә нигезләнеп, сугыш темасына багышлап язган “Шинельсез салдат” повесте буенча таныш. Шулай ук ул “Күпер чыкканда”, “Әгәр син булмасаң”, “Һәлакәт”, “Аккан су юлын табар...” повестьлары һәм башка күп кенә әсәрләр авторы, әдәби тәрҗемәче буларак та билгеле. Әдәби салон утырышында Вакыйф Нуруллинның тормыш юлы, хезмәтләре белән таныштырдылар. ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова чыгышында Вакыйф Нуруллинның һәрберебез өчен үрнәк булып торырлык иҗади кеше булуын ассызыклады. Музейда эшләгән вакытта әдәби салон утырышларына яңа сулыш өргән Вакыйф Нуруллинның - татар язучылары архивларын туплауга да үзеннән зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе булуы турында билгеләп үтте, мондый очрашулар нәтиҗәсендә, аның китапларын укучыларның саны арта барачагына ышаныч белдерде. Әдәби салон утырышында Г.Камал театры артисты Ләйсән Каюмова Вакыйф Нуруллинның “Хөллия” повестеннан өзекне укыды. Үзенең чыгышында профессор, тарихлар фәне докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров Вакыйф Нуруллин белән беренче танышкан вакытлары, тулай торакта бергә яшәгән, татар филологиясе факультетында бергә укыган, бергә эшләгән, кайбер четерекле мәсьәләләр буенча бәхәс куерткан чаклары, чын дуслыклары турында хәтирәләрен яңартты. Вакыйф Нуруллинның иҗаты, тәрҗемә әсәрләре өчен Г. Тукай премиясенә лаек шәхес булуын ассызыклады. Чыннан да, быел ТР Милли музее коллективы В.Н.Нуруллинны ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат буларак тәкъдим итте. Әлеге гаять абруйлы премиягә кандидатлар исемлегенә сайлап алынган 13 шәхеснең иҗат җимешләре һәм 1 коллектив хезмәт арасында В.Нуруллинның «Сайланма әсәрләр. Ике томда. 1 том: повестьлар» китабы да бар. Әдәби салон утырышында чыгыш ясаган “Казан” журналы баш мөхәррире Юрий Балашов Вакыйф Нуруллин белән танышуы, аның “Казан” журналының үсешенә зур өлеш кертүе турында сөйләде. Аның әдәбиятны һәм тарихны халыкка кызыклы итеп тәкъдим итә белү осталыгы турында да билгеләп үтте. Аннары Вакыйф Нуруллинны “Казан” журналы редакциясе исеменнән Диплом белән бүләкләде. Әдәби салон утырышы Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Халыкара премиясе лауреты, 3 нче курс студенты Илнур Галеев баянда уйнап башкарган халык көйләре аһәңенә күмелеп тәмам булды. Бу хакта ТР Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов мәгълүмат бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев