Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли мәгариф юкка чыкмаган һәм бетәргә җыенмый да — фән һәм мәгариф министры урынбасары

Кичә Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында милли мәгариф концепциясе үсеше хакында фикер алыштылар. Доклад белән республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов чыгыш ясады. Чыгыштан соң, утырышта катнашкан республика парламенты җитәкчесе Римма Ратникова урынбасарга сорау бирде: “Күптән түгел республиканың Язучылар берлеге корылтае булды, әмма сезнең министрлыктан анда берәү дә катнашмады. Анда бик җитди мәсьәләләр күтәрелде. Шунда язучыларның берсе: “Милли мәгариф системасын юкка чыгардыгыз, кайчан сез аны безгә кайтарасыз?” - дигән сорау бирде. Аңа ничек җавап бирер идегез?” “Татар милләте язмышы өчен җаны-тәне белән армый-талмый эшләп йөргән кешеләр бу мәсьәләне һәрвакыт күтәрәләр. Бу табигый процесс, ләкин ул күпмедер дәрәҗәдә тема популяр булганга күтәрелә. Милли мәгариф юкка чыкмаган һәм бетәргә җыенмый да”, - дип җавап кайтарды Илдар Мөхәммәтов. Аның әйтүенчә, милли мәгариф өлкәсендә идарә системасы эшли, мәгариф учреждениеләре челтәре гамәлдә. Татарстанда 785 татар мәктәбе бар. Урынбасар аларның кайберләре башлангыч, кайберләре урта булуын да билгеләп үтте. Ул мәктәпләр туган телне укыта торган педагоглар белән 100 процент тәэмин ителгән булуын искәртте. “Фәнни методик яктан да шактый зур эш башкарылган. Мәктәпләр үзләре җибәргән гаризалар буенча дәреслекләр белән тулысынча тәэмин ителә. Федераль исемлеккә генә дә безнең 64 дәреслек кертелгән, тагын 24се рецензия алды. Башка бер халыкның да мондый дәреслеге юк”, - диде министр урынбасары. Ул Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының язучылар белән тыгыз элемтәдә торуын һәм хезмәттәшлек итүен әйтте. “Без язучыларның үзләренә еш мөрәҗәгать итәбез. Соңгы елларда алар мәктәпләргә бик сирәк чыга”, - диде Илдар Мөхәммәтов. Римма Ратникова исә язучыларга мәгълүмат җитмәвен билгеләп үтте. Урынбасар язучылар белән элемтәләрне ныгытырга вәгъдә бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев