Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли матбугат – туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы – Маргарита Лянге

Бүген журналистика матди һәм ышаныч кризисы кичерә. Былтыр илдә басма матбугат тиражы 12 процентка, реклама керемнәре 32 процентка кимегән. Бу хакта бүген Казандагы “Корстон” комплексында Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумы кысаларында уздырылган семинарда Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта редакцияләрдә штат кыскартыла. Кризис шартларында журналистика трансформация кичерә. Бу котылгысыз, чөнки бүген 1-2 кеше белән дә редакция оештырырга мөмкин. Бу, үз чиратында, журналистның берничә эшне берьюлы башкаруын күз уңында тота: ул яза да, фотога яки видеога да төшерә, кирәк икән, видеоязманы монтажлап, эфирга да бирә белергә тиеш. Юк икән, аның урынына башкалар килә, дип сөйләде Маргарита Лянге. Шулай да, аның сүзләренчә, кризис шартларында күсәкнең иң авыр башы басма милли матбугат чараларына төшә: аларга катгый көндәшлек шартларында эшләргә туры килә. Укучылар саны көннән-көн кими. Моңа билгеле бер дәрәҗәдә “тел киртәсе” дә йогынты ясый, чөнки милли телләрдә укучылар гына түгел, сөйләшүчеләр дә азая. Әмма милли басмаларны саклап калу бик мөһим, чөнки алар туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы булудан тыш, еш кына беренчел мәгълүмат чыганагы булып та хезмәт итә. Милли матбугат аудиториягә тугрылыгы, һәркемгә якын, әһәмиятле, кызыклы булырдай темаларны яктыртуы белән аерыла. Маргарита Лянге фикеренчә, милли матбугат чараларын саклап калу өчен журналистларга гражданлык институтлары белән актив эшчәнлек алып барырга кирәк. Ул басмаларның интернет-версиясен үстерү, штат санын кыскартып, булган хезмәткәрләрне “мультимедиалылык”ка өйрәтү, төрле акцияләр, бәйгеләр һәм башка кызыклы чаралар үткәреп, үз-үзеңне рекламалау, шул рәвешле, аудиториядә генә түгел, хакимияттә дә ММЧга карата лояль караш булдыру мөһимлеген ассызыклады. Киләсе 5-7 елда журналистика тармагының гаҗәеп үзгәрешләргә дучар булачагын билгеләп, алардан курыкмаска өндәде. Искәртеп үтик: Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумында Россиянең 25 субъекты: Әстерхан, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Самара, Сарытау, Свердловск, Пенза, Төмән, Чиләбе, Ульяновск өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Чуашстан республикалары, Ханты-Манси автономияле округы һәм башка төбәкләрнең матбугат чараларының 230 вәкиле катнаша. Форумның пленар утырышы иртәгә, 1 июль көнне, “Корстон” комплексында була. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев