Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре ачыла

Бүген Мәскәүнең халыклар йортында “О, Казан, син моңым һәм яшәү көчем! Нур сибүче Казаным!” («О, Казань, ты грусть и бодрость! Светозарная Казань!») поэтик спектакле  белән башкалада Татарстан Мәдәнияте көннәре ачылачак. Бу хакта Россиядәге Татарстан Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте сәркатибе Динә Аләүтдинова хәбәр итте. Тәрҗемәче, Россия һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Державин исемендәге һәм Горький исемендәге премияләр лауреаты Алена Кәримова; шагыйрә, Россия һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, “Триумф” премиясе лауреаты, «Идел» журналының баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова һәм танылган тәнкыйтьче, Г.Камал исемендәге театрның әдәби-драматик бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов әлеге кичәнең сценарий авторлары. Тамашачыларга Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләренең кыска проза әсәрләреннән һәм шигырьләреннән лирик тарихи тамаша тәкъдим итәчәкләр. Поэтик спектакль ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мәхәббәткә, туган җиргә һәм үз шәһәреңә булган яратуга, фәлсәфи проблемаларга багышлана. Әлеге кичәдә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Рөстәм Кутуй, Равил Бохарай, Сергей Малышев, Роза Кожевникова, Тимур Алдошин һәм башка әдәбият әһелләре әсәрләре яңгыраячак. Авторлардан тыш, чарада телевидение алып баручысы Ләйсән Дусаева, театр һәм кино яшь артистлары Рөстәм Әхмәдиев («Театр наций») һәм Айдар Шәрәфетдин («Содружество актеров Таганки») катнашачак. «Ак буре» («Белый волк») операсы авторы Зөлфия Рәупова үзе иҗат иткән, шулай ук татар фортепиано музыкасы классикасы дип танылган әсәрләрне башкарачак, дип хәбәр итә Россиядәге Татарстан Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев