Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү Сабан туена 160 меңләп кеше килгән

Узган шимбәдә, ягъни 16 июль көнне Мәскәүнең “Коломенское” музей-тыюлыгында Сабан туе үтте. Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән меңләгән тамашачы әлеге бәйрәмдә кунак булды. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җыелган халыкны республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән котлады. Бәйрәмнең рәсми кунаклары арасында Татарстан Премьер-министры урынбасары – Россия Федерациясендә республиканың тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Башкортстан Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов, Мәскәүнең милли сәясәт, төбәкара элемтәләр һәм туризм департаменты җитәкчесе урынбасары Виталий Сучков, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, төрле дәүләтләрнең илчеләре бар иде. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Виталий Сучков Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменнән кунакларны сәламләп, Мәскәү Сабан туеның елдан-ел матурлануын, эчтәлеге ягыннан да баюын билгеләп үтте. “Сабан туе – татар һәм башкорт бәйрәме белән түгел, ә күп милләтле Россия бәйрәме дә”, - диде ул, илдә 160 милләт вәкиле яшәвен искә алып. Сабан туеның күп милләтлегә әйләнүен Фәрит Мөхәммәтшин да әйтеп үтте. “Бөтен халыкларның да күркәм традицияләре бар, без телебезне, музыкабызны, җырларыбызны, киемнәребезне, милли ризыкларыбызны саклап калырга тырышуыбыз белән горурланабыз. Бу Сабан туе кебек милли бәйрәмнәрдә ачык күренә”, - диде ул. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәмне оештыруда ярдәме өчен Мәскәү хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде. Рәсми кунаклар шулай ук көрәш мәйданында булып, батырларны көрәш башлануы белән котладылар. “Гадел көрәш, тәвәккәллек, осталык һәм сабырлык телим сезгә. Иң көчле батыр җиңсен!” - дип теләде Мөхәммәтшин. Мәскәү Сабан туенда, традицион бәйгеләрдән һәм концертлардан тыш, татар утарында милли һәнәрләр буенча мастер-класслар, балалар өчен төрле конкурслар оештырылган иде. Яр Чаллы шәһәре тарафыннан “Дакар” раллиенда катнашкан “КАМАЗ” автомобиле күргәзмәсе дә оештырылган. Бәйрәмдә барлыгы 160 меңнән артык кеше булган, дип хәбәр итә чыганак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев