Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәктәпләр ата-аналардан һәм укучылардан артык күп шәхси мәгълүмат җыя - Роскомнадзор

Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт (Роскомнадзор) белем бирү учреждениеләренең үз сайтларында укучылар һәм аларның ата-аналарының шәхесе турындагы мәгълүматларны артык зур күләмдә җыюын ачыклаган. Бу хакта "Известия" газетасына биргән интервьюсында ведомство башлыгы Александр Жаров әйткән.

"Белем бирү өлкәсендә эшләүче күпчелек оешмалар тарафыннан типик тәртип бозулар конфиденциальлеккә бәйле. Мин Россиядәге барлык мәктәп директорларын учреждениеләре сайтларында конфиденциальлек турында декларация урнаштыруга һәм кулланучы килешүләрен электрон рәвештә төзүгә өндим", - дигән Жаров.

"Мәктәпләр, электрон көндәлекләр кертеп, балалардан, ата-аналардан һәм укытучылардан шәхес турындагы мәгълүматларны шактый күләмдә сорый. Фамилия, исем, ата исеменнән тыш, туу датасы, адрес, телефон, электрон почта адресы, гаилә составы, ата-ананың профессиональ эшчәнлеге турында белешмәләр, сәламәтлек турындагы мәгълүматлар, хөкемгә тартылу турында белешмәләр һәм башка күп төрле мәгълүматлар сорала. Кызганычка каршы, белем бирү учреждениеләре, артык күп мәгълүмат сорап, закон тарафыннан рөхсәт ителгән норманы еш кына арттыралар", - дип белдергән Роскомнадзор җитәкчесе.

"2016 елда без бу уңайдан гражданнардан 97 шикаять алдык, алар барысы да белем бирү учреждениеләренең шәхес турындагы мәгълүматларны зур күләмдә соравына кагыла. Без әлеге шикаятьләрнең барысын да тикшердек, шуларның 63нең чыннан да тәртип бозу очрагына туры килүе ачыкланды", - дип әйткән Жаров. Ул шулай ук Роскомнадзорның белем бирү учреждениеләре белән системалы рәвештә эшләвен белдергән, чөнки, аның сүзләренчә, әлеге учреждениеләр иң сизгер категория - балаларның шәхесе турындагы мәгълүматларны эшкәртә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев