Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мәктәп тәмамлаганда балалар өч телдә ирекле сөйләшергә тиеш" - Энгель Фәттахов

Актаныш районында инглиз теле буенча профельле смена ачылды. Әлеге сменага Татарстаннан 150 бала килгән. Смена кысаларында, укучылар инглиз теле, тарих һәм биология буенча олимпиадаларга әзерләнәчәк. Ачылу тантанасында мәктәп укучылары инглиз телендә җырладылар, сәхнәләштерелгән театрлар күрсәттеләр, төрле халык биюләрен башкардылар. Балаларны сәламләргә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та килде: “Кызганыч, безнең балаларыбыз инглиз телен тиешле дәрәҗәдә белмиләр. Әлеге проблема республикакүләм генә түгел, Россия күләмендә дә бар. Әлеге мәсьәләне чишү өчен Татарстанда зур эш башкарыла. Күптән түгел зур уңыш блән School Theatre мәктәп театрлары фәстиваль-бәйгесен уздырдык, беренче тапкыр инглиз телендә профельле смена оештырдык. Хәзер педагоглар алдында балаларны инглиз телендә ирекле сөйләшергә өйрәтү бурычы тора.”
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев