Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәгариф һәм фән министрлыгы "Без - Тукай оныклары" дип ис. лагерь оештыру буенча бәйге игълан итте

Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә аралашу тәҗрибәсе туплау юнәлешендәге “Без - Тукай оныклары” дип аталган төбәкара палаткалы лагерь оештыру һәм үткәрү буенча бәйге игълан итте. Контрактның башлангыч бәясе - 1,7 млн сум, гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган. Лагерь - 300 катнашучыга, смена 7 көнгә исәпләнгән. 100 палатка, 150 кеше сыешлы актлар залы, сәхнә, спорт чатыры, 6 уку бүлмәсе, ашханә, медицина пункты һәм медиа-үзәк булачак. Телне тиз арада нәтиҗәле өйрәнү - интенсив курсы  дипломлы укытучылар тарафыннан палаткалы лагерь өчен махсус әзерләнә. Уку барышында татар телендәге аз билгеле булган әсәрләр белән танышу, җырлар өйрәнү булачак. Дәресләр интерактив аралашуга корылачак. Шулай ук программада татар милли уеннары, осталык дәресләре, спорт чаралары, татар мәдәнияте дәресләре каралган. Курс ахырында катнашучыларга сертификатлар һәм дипломнар тапшырыла.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев