Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе киләсе елда Мөслимдә узачак

Бүген Лаешта Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсен киләсе елда Мөслимдә үткәрү тәкъдим ителде. Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин киңәшмәдә чыгыш ясады һәм киләсе елга Мөслимгә чакырып калды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне кабул итте. "Мондый доклад белән чыгыш ясагач, бармый булмас. Киләсе елга Мөслимгә барабыз", - дип, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка киләсе елда киңәшмәне Мөслимдә оештырырга кушты. Рамил Муллин районда 20 мәктәп, 29 балалар бакчасы эшләвен әйтте. 3 мең 270 бала белем һәм тәрбия ала. Район башлыгы проблемаларга да тукталды. "Аз комплектлы урта мәктәпләрдә көндәшлек мохите тудырып булмый. Укыту сәгате аз булганлыктан, укытучылар икешәр фәннән белем бирергә мәҗбүр. Яшь белгечләрне җәлеп итү кыен. Авылларда мәктәп инфраструктурасы шәһәрнекеннән калыша", - диде ул. Рамил Муллин, белем бирү учреждениеләре челтәрендә булган үзгәрешләрдән соң, Мөслимдә алты 11 еллык, унөч 9 еллык мәктәп калганын әйтте. Милли белем бирү юнәлешендә эшләүче оешмалар булуын әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев