Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Медведев: "Украина белән дипломатик мөнәсәбәтләргә чик куелырга мөмкин"

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Президент Украина белән дипломатик мөнәсәбәтләргә чик кую турында карар кабул итәргә мөмкин дип белдерде. Бу хакта "РИА-Новости" хәбәр итә. "Искәртеп үтәм, билгеле вакыйгалардан соң безнең Грузия белән мөнәсәбәтләр өзелде. Башка очраклар да булды. Мин вакыйгаларның алай төгәлләнүен теләмәс идем, әмма вазгыятькә йогынты ясауның башка варианты булмаса, мөгаен, Президент шушы карарны кабул итәр", - диде Медведев, журналистларның сорауларына җавап биреп. Дипломатик мөнәсәбәтләргә чик кую турындагы карарны президент кабул итә, чөнки дәүләтнең тышкы сәясәтен ул алып бара, дип тә искәртте Медведев. Медведев Кырымда теракт ясарга омтылуны Россия дәүләтенә һәм халкына карата җинаять дип атады һәм бу эштә Киев хакимиятенең катнашы булуы кызганыч дип белдерде. Премьер фикеренчә, Украина җитәкчелеге шушы рәвешчә халыкны эчке проблемалардан читләштерергә омтыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев