Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кырым аерым федераль округ булудан туктады - Россиядә отставкалар һәм үзгәрешләр көне

Пәнҗешәмбе көнне Россия Президенты Владимир Путин ышынычны югалту, үз теләкләре белән һәм башка эшкә күчү сәбәпле берничә төбәк башлыгын оставкага җибәрде. Ә Премьер Дмитрий Медведев Федераль таможня хезмәте башлыгы, күптән түгел контрабанда эше буенча шаһит булган Андрей Бельянинов урынына яңа җитәкчене билгеләде, дип яза "Интерфакс" агентлыгы. 28июль көнне имзаланган карарда әйтелгәнчә, Таможня хезмәте башлыгы Бельянинов үз теләге белән отставкага җибәрелде. Аның урынына Төньяк-Көнбатыш федераль округта РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасыннан азат ителгән Владимир Булавин билгеләнде. Бүгеннән Кырым федераль округы бетерелде, Россия Президенты аны Көньяк федераль округ составына кертте. Кремльдә билгеләп үтүләренчә, бу “Дәүләт хакимияте федераль органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында” эшләнгән. Моңа бәйле рәвештә, Кырым федераль округында Президентның Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасы кирәксез булып калды һәм аны биләгән Олег Белавенцев Төньяк-Кавказ федераль округында шундый ук урынны биләде. Әлеге үзгәреш нәтиҗәсендә эштән азат ителгән Төньяк-Кавказ федераль округында Тулы вәкаләтле вәкил Сергей Меликов Илкүләм гвардиянең Федераль гаскәрләр хезмәте директоры урынбасары – Илкүләм гвардия гаскәрләре баш командующие итеп билгеләнде. Россиянең кайбер төбәкләренә дә үзгәреш җиле кагылды. Пәнҗешәмбе көнне Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых “ышанычны югалту сәбәпле” эштән азат ителде. Искәртеп узабыз: ул бер ай элек коррупциядә шикләнелеп кулга алынган иде. Әлеге отставкадан соң Киров өлкәсен вакытлыча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте белән идарә иткән Игорь Васильев җитәкләде. 2014 елда референдумнан соң Россия составына кергән Севастопольдә дә үзгәрешләр бар. Әлеге шәһәрнең губернаторы Сергей Меняйло Россия Президентының Себер федераль округындагы вәкиле вазифасына күчте (шул рәвешле, ул Николай Рогожкинны алмаштырды). Меняйло урынына вазифаны вакытлыча башкаручы итеп Дмитрий Овсянников билгеләнде. Ул 2015 елның декабреннән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булып эшләгән иде. Ул шәһәр белән губернатор сайлаган зат үз вазифасына керешкәнче җитәкчелек итәчәк. Ярославль өлкәсендә дә яңа җитәкче. Губернатор Сергей Ястребов үз теләге белән эштән китте. Эчке эшләр министрының элккеге урынбасары Дмитрий Миронов аның урынына төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. Россия Президентының отставка турындагы тагын бер указы Калинград өлкәсенә кагыла – 2010 елдан бирле губернатор вазифасын биләгән Николай Цуканов Владимир Путинның Төньяк-Көнбатыш федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле булды. Аңа алмашка төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Евгений Зиничев билгеләнде. Аңа икенче төбәктән күченергә кирәкми – ул бер елдан артык Куркынычсызлык федераль хезмәтенең Калининград өлкәсе буенча идарәсе белән җитәкчелек итте. Бүгенге отставкаларның тагын берсе Россия тышкы сәясәте өлкәсенә кагыла. Президент Михаил Зурабовны Россия Федерациясенең Украинадагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе вазифаларыннан азат итте. Зурабов Донбасттагы вәзгыятьне тыныч юл белән җайга салу буенча өч яклы төркем очрашуларында катнашкан иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев