Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмараның полиция майоры Татарстан данын яклаячак

Кукмара районы эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы, полиция майоры Айдар Фәйзуллин "Халык участок инспекторы – 2016" бөтенроссия бәйгесенең төбәкара этабында 10603 тавыш туплап, беренчелекне алды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Шуңа да Кукмара офицеры 1-10 ноябрьдә уздырылачак конкурсның финал өлешендә республика данын яклап катнашачак.

Югары белемле Айдар Фәйзуллин эчке эшләр органнарында 1997 елдан бирле хезмәт итә, участок инспекторы вазыйфаларында 2003 елдан бирле тырышып эшли. Ул хезмәт күрсәтә торган участокка 4 меңнән артык кеше яшәгән 13 торак пункт керә. Ведомство җитәкчелеге аның эшчәнлеген бәяләп, 31 тапкыр бүләкләгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев