Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмараның дүрт мәктәбе “икенче яшьлеге”н кичерә

Кукмара районының Зур Кукмара, Лубян, Урта Комар, Сәрдекбаш урта мәктәпләрендә белем алучылар быел яңартылган, “икенче яшьлеге”н кичергән мәктәпләрдә укыячаклар. Әлеге белем йортларында “Мәктәпләргә капиталь ремонт” республика программасы буенча төзекләндерү эшләре алып барыла. Шулай ук Поч.Сутер мәктәбенең спорт залы да махсус программа кысаларында яңартыла, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты. “Бик күп эшләр башкарылды: мәктәпнең, спорт залының түбәсе тулысынча алыштырылды, яңа пластик тәрәзәләр куелды, - ди Зур Кукмара мәктәбе директоры Габит Нәҗипов. - Бинаның подвал өлешендә канализация челтәре, суүткәргеч торбалар яңартылды. Бәдрәфләргә дә куанып бетә алмыйбыз – анда барысы да яңа, юынгычларның краннарыннан җылы һәм салкын су килү аеруча сөенечле. Киенү-чишенү бүлмәсендә урын тар иде, шунлыктан, ул өлешне дә бераз зурайтып эшләргә туры килде”. Биредә сыйныф бүлмәләре исә укытучылар, әти-әниләр комитеты белән бергәләп төзекләндерелә: түшәмнәр акшарлана, стеналарга обойлар ябыштырыла, идәннәр буяла. Киләчәктә мәктәпнең 1970 елда төзелгән өлешендә электр чыбыкларын да алыштырырга ниятләп торалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X