Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Көз һәм кыш айларында сөт бәясе узган елдагыдан 2-2,5 сумга кыйммәтрәк булачак

Татарстанда икътисади кризиска кадәр 1 млн 800 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу күрсәткеч бүген дә кимеми, киресенчә, арта гына. Республика чит төбәкләргә 700-800 тонна сөт җитештереп сата. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгы хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте. Аның фикеренчә, чит илдән кертелә торган товарларны үзебездә җитештерелгән белән алмаштыруның уңай ягы — сөт продукцияләренә бераз булса да бәяләр күтәрелүдә. Узган ел белән чагыштырганда, мисал өчен, сөт бәясе 2,5 сумга арткан. “Сентябрь аенда Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы интервенцияләр уздырачак. Бу бездән сыр продуктлары, киптерелгән сөтне сатып алуга кагыла. Шуңа да көзгә күчеш чорында да, кышын да сөт продуктларын сату бәяләре, узган ел белән чагыштырганда, 2-2,5 сумга артык булачак”,- дип фаразлады министр урынбасары. 18 июль мәгълүматлары буенча, Татарстанда көн саен 3643 тонна сөт савып алына. Белгорад өлкәсендә бу 1231 тонна, Пермь краенда 1123 тонна, Мордовия Республикасында 997 тонна, Оренбург өлкәсендә 689 тонна, Чувашия Республикасында 473 тонна, Самара өлкәсендә 373 тонна, Саратов өлкәсендә 367 тонна, Ульяновск өлкәсендә 307 тонна, Марий Эл Республикасында 282 тоннаны тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев