Көнгә 50 грамм алкоголь эчүчеләрдә җиде төрле яман шеш барлыкка килергә мөмкин - галимнәр

Дистәләгән фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре алкоголь эчүнең күкрәк рагы һәм башка алты төрле яман шеш китереп чыгару ихтималын күрсәткән. Шуның аркасында ел саен якынча 500 мең кеше үлә, дип яза Addiction журналы. Соңгы унъеллыкта фәнни матбугатта алкоголь куллануның кайбер органнарда яман шеш авыруын китереп чыгаруын билгеләүче берничә дистә тикшеренү үткәрелгән. Яңа Зеландиянең Отаго университетыннан Дженни Коннор әлеге темага багышланган берничә дистә язманы берләштереп, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу ракның җиде төрен китереп чыгарырга мөмкин дигән карарга килгән. Бигрәк тә бу алкогольне көненә 50 граммнан артык эчкән очракларга карый. Шул ук вакытта Коннор хәмерле эчемлекләрне куллануны туктатуның яман шеш барлыкка килү ихтималын шактый тиз киметүен ачыклаган. Бигрәк тә бу бавыр, үңәч һәм йоткылык органнары рагына кагыла. Коннор фикеренчә, ел саен онкология чирләреннән үлүче кешеләрнең 5,8 процентында рак булу - хәмерле эчемлекләр белән артык мавыгу нәтиҗәсе. Табиб билгеләп үткәнчә, бу проблема артык күп эчкән кешеләргә генә кагыла дип уйлау - ялгышлык: шәраб һәм сыраны бик аз гына эчкән кешеләрдә дә яман шеш барлыкка килү куркынычы арта.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: