Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ком­по­зи­тор, му­зы­кант Рөс­тәм Хәй­рул­лин турында иҗатташ дусты Мир­һа­ди Ра­зов хәтер яңарта

Татарстан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре, “Шәһри Чаллы” газетасы баш редакторы  Мир­һа­ди Ра­зов иҗатташ дусты - композитор Рөстәм Хәйруллин хакындагы истәлекләре белән уртаклаша. Та­лант­лы ком­по­зи­тор, үзен­чә­лек­ле му­зы­кант кы­на тү­гел, шә­хес бу­ла­рак гаҗә­еп из­ге кү­ңел­ле, их­лас җан­лы ке­ше иде Рөс­тәм Хәй­рул­лин. Аның бе­лән сөй­ләш­кән­дә ми­нем баш­ка яңа иде­я­ләр ки­лә, шигъ­ри хис­ләр дул­кы­ны күңелем­не би­ләп ала иде. Чөн­ки Рөс­тәм үзе җыр-му­зы­ка ту­рын­да сөй­ләп шуңа этә­рә, ил­һам чат­кы­ла­ры­на ка­бы­нып ки­тәр­гә мөм­кин­лек би­рә иде. Мин бик еш иҗат­таш дус­тым Рөс­тәм Хәй­рул­лин­ны са­гы­нып ис­кә алам. Аның бе­лән бер­гә иҗат ит­кән җыр­ла­ры­быз­ны ишет­кән са­ен хә­те­рем­дә аның оны­тыл­мас об­ра­зы яңа­ра. ...Бе­рен­че тап­кыр Рөс­тәм һәм Гөл­да­ния Хәй­рул­ли­на­лар­ны мин, кай­сы­дыр елны Чал­лы Са­бан ­ту­ен­нан соң “Энер­ге­тик” мә­дә­ни­ят са­рае ар­тын­да оеш­ты­рыл­ган во­каль ан­сам­бльләр кон­цер­тын­да күр­дем. Күрдем дә алар­ның чыгыш­ла­ры­на мө­киб­бән кит­тем. “Дул­кын” во­каль ансамбле би­ре­дә мо­ңар­чы ишет­мә­гән бер­сен­нән-бер­се ма­тур җыр­лар башкар­ды. Гөл­дани­я­нең кө­меш чиш­мә чы­ңы­дай моң­лы та­вы­шы йө­рә­гем­не би­ләп ал­ды. “Бәл­лүр чиш­мә”, “Ки­ңәш” һәм та­гы бер­ни­чә җыр­ны әле Рөс­тәм иҗат ит­кән­ле­ген бел­ми дә идем. Ва­кыт үт­кәч, бик күп ты­рыш­лык бе­лән “Дул­кын”­ның ау­ди­о­ка­сет­та­сын кул­га тө­шер­дем. Бе­р үк ва­кыт­та та­тар эс­т­ра­да­сы­на яңа бер аһәң алып кил­гән Хәй­рул­лин­нар бе­лән кы­зык­сы­ну­ым ар­та бар­ды. Күп тап­кыр­лар Гөл­да­ния белән Рөс­тәм кон­церт­ла­рын­да бул­дым, алар ми­нем ярат­кан ар­тист­ла­ры­ма әйлән­де. Шу­лай бер кон­церт­тан соң мин “Нур” га­зе­та­сын­да эшлә­гән­дә алар­ның чыгыш­ла­ры ту­рын­да шак­тый кү­ләм­ле яз­ма бас­тыр­дым, фо­то­ла­рын куй­дым. Рөс­тәм Хәй­рул­лин бе­лән та­ны­шу­ым ме­нә шун­нан соң баш­лан­ды ин­де. Язманы укы­гач, ул үзе ре­дак­ци­я­гә кил­де. “Мир­һа­ди Ра­зов­ны эз­ләп йө­рим, ди­де ул, ми­ңа аны күр­сәт­мәс­сез­ме?” Мин икә­нен бел­гәч, ел­ма­еп җи­бәр­де, газе­та­да чык­кан ма­те­ри­ал өчен ике кул­лап кү­ре­шеп рәх­мәт әйт­те. Шул очрашу­да бик озак сөй­лә­шеп утыр­дык, ми­нем ши­гырь­ләр язу­ым­ны бел­гәч, бер­гә җыр­лар языр­га те­лә­ге бар­лы­гын бел­дер­де. Мин мо­ңа сө­ен­дем, тиз ге­нә бер ши­гыр­ем­не аңа би­реп җи­бәр­дем. Озак та үт­ми, Рөс­тәм ми­ңа “Мә­хәб­бәт кил­гән икән” ди­гән бик ма­тур җыр алып ки­леп тың­лат­ты. Гөл­да­ни­я­нең ми­не га­шыйк ит­кән кө­меш та­вы­шын ише­теп әсәр­лә­неп кит­тем. Без­нең иҗа­ди дуслык ме­нә шу­лай баш­лан­ды, “Нур” га­зе­та­сы­на Гөл­дания бе­лән Рөс­тәм еш кил­де­ләр, алар без­нең да­и­ми ку­нак­ла­ры­быз бул­ды­лар. Рөс­тәм бе­лән тор­мыш­та да гел кү­ре­шеп тор­дык, те­ле­фон­нан җыр текс­ла­рын яз­ды­ру ди­сең­ме, яңа иҗат ител­гән көй­не тың­лап ка­рау­мы – ба­ры­сы да бул­ды. 38 нче би­стә­дә яшә­гән­дә Хәй­рул­лин­нар­да ку­нак­та да бул­дык, ул чак­та кызлары Ли­лия кеч­ке­нә оял­чан кыз­чык иде. Кү­ңел­ле иде алар­да. Кө­не-тө­не гас­т­рол­ьләр­дә йөр­сә­ләр дә, дус­лар бе­лән ара­ла­шыр­га ва­кыт тап­ты­лар алар. Без­нең Рөс­тәм бе­лән иҗат ит­кән җыр­лар­ның иң уңыш­лы­сы, иң по­пу­ля­ры хәт­та бү­ген дә ха­лык те­лен­нән төш­ми тор­ган җы­ры­быз “Җи­ләк­ле җәй” булды. Аның язы­луы да га­ди бул­ма­ды. Рөс­тәм төн­ге 11ләр ти­рә­сен­дә, бик матур көй яз­дым, дип шал­ты­рат­ты. Те­ле­фон­нан тың­лат­ты. Ми­нем баш­та шигырь юл­ла­ры йө­ге­ре­шә баш­ла­ды, төн йок­ла­ма­дым, бер­ни­чә ва­ри­ант­та текст­лар яз­дым. Икен­че көн­не дә та­гы шул көй­не көй­ли-көй­ли бер­ни­чә шигырь иҗат ит­тем. Алар­ны Рөс­тәм ки­леп ал­ды. Ан­нан ин­де без­нең те­ле­фон аша (ул ва­кыт­та әл­е кә­рәз­ле те­ле­фон­нар юк иде) фи­кер­лә­шү, текст сай­лау кит­те. Без­гә Гөл­да­ния ку­шыл­ды. Шу­лай итеп, “Җи­ләк­ле җәй”­гә тук­тал­дык. Ха­лык аны бик яра­тып ка­бул ит­те. Ин­де аны Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов үз реперту­а­ры­на ал­гач, “Җи­ләк­ле җәй”­нең по­пу­ляр­лы­гы та­гы бер бас­кыч­ка күтә­рел­де. То­ра ба­ра бу җыр бө­тен та­тар яшә­гән тө­бәк­ләр­не би­ләп ал­ды. Мин үзем ишет­мә­сәм дә, “Җи­ләк­ле җәй”­не ка­зах җыр­чы­сы Ро­за Рым­ба­е­ва да ка­зах­ча баш­ка­ра икән, ки­леп әйт­те­ләр. Бу бә­хет­ле җыр­ны кем­нәр ге­нә җырла­ма­ды, хә­зер аны Рөс­тәм­нең кы­зы Ли­лия бик ма­тур, за­ман­ча итеп башка­ра. Ул бу җыр­га яшь­ләр­не җә­леп итәр­лек клип ясат­ты, Ли­ли­я­не ка­рап, ан­да дус­тым Рөс­тәм Хәй­рул­лин­ның төс­мер­лә­рен то­ем­лап, сө­е­неп бе­тә алмыйм. Яз­мыш без­не һәр­ва­кыт оч­раш­ты­рып тор­ды бәй­рәм­нәр­дә, кон­церт­лар­да Рөстәм бе­лән оч­раш­ты­рып тор­ды. Һәр­ва­кыт их­лас кү­ңел­дән аның бе­лән гаплә­шә идек. Ул чын мәгъ­нә­сен­дә про­фес­си­о­наль му­зы­кант иде. Чал­лы­да яшәп иҗат итү­че ком­по­зи­тор­лар­дан күп тап­кыр­лар, “иң тө­гәл һәм бө­тен кагый­дә­ләр­не үтәп му­зы­ка язу­чы ком­по­зи­тор без­дә Рөс­тәм Хәй­рул­лин гы­на”, - дип әйт­кән­не ишет­кә­нем бул­ды. Иң ях­шы ке­ше­ләр­не Ал­ла­һы Тә­га­лә үзе­нә тиз­рәк ала, ди­ләр дин әһел­лә­ре. Дус­тым Рөс­тәм ха­кын­да ис­кә төш­кән са­ен шу­шы сүз­ләр кү­ңел­гә ки­лә. Аның об­ра­зы ми­нем күз ал­дым­да һәр­ва­кыт сәх­нә­гә ба­я­нын то­тып чы­гып бас­кан килеш то­ра. Ул ка­ра мы­е­гы ас­тын­нан сер­ле итеп ел­мая. Ул га­җә­еп тый­нак һәм са­быр ке­ше иде, үзе­нә “ат­ка­зан­ган исем­нәр”­ со­рап йөр­мә­де, бо­ры­нын кү­тәр­мә­де. Га­ять дә­рә­җә­дә зы­я­лы шә­хес­ләр ­ге­нә әнә шундый бу­ла­лар. Рөс­тәм соң­гы ел­лар­да та­тар эс­т­ра­да­сын бас­кан шыр­ды-быр­ды бер төс­ле так­мак­лар өчен бор­чы­лып яшә­де. Оч­раш­кан­да, бу ту­ры­да үз фи­ке­рен әйт­ми кал­мый иде. Чал­лы­ның Эле­ва­тор Та­вы бис­тә­се­нә бар­ган са­ен Рөс­тәм­не оч­ра­тыр­мын ке­бек то­е­ла. Чөн­ки ул би­ре­дә ка­нат как­кан, төп йорт­ла­ры би­ре­дә... Та­тар эс­т­ра­да­сын­да үз йол­дыз­лы­гын ка­быз­ган, үл­мәс моң­лы җыр­ла­ры бе­лән та­рих­ка, хә­тер­гә ке­реп кал­ган дус­тым Рөс­тәм Хәй­рул­лин­ны са­гын­мый мөмкин тү­гел, ан­дый­лар әл­лә ни­гә бер ге­нә туа. Җыр­ла­ның­нан үзе­ңә мәңгелек һәй­кәл сал­дың син, йө­рә­гең­не моң итеп хал­кы­быз­га өләш­тең...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев