Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУның "Tataristica" үзәгендә татар дөньясы өчен мөһим темалар күтәреләчәк

29 март көнне 15.00 сәгатьтә Казан федераль университетының "Tataristica" үзәге татар дөньясы өчен мөһим темаларга актуаль сөйләшүләр башларга җыена. Бу хакта «Татар-информ»га  оештыручылар хәбәр итә. Дискуссияләрнең төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү. Дискуссиянең төп темасы – “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар”. Сөйләшүдә күренекле татар галиме, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров; Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов; Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев; Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов; Россия ислам институты ректоры, Рәфыйкъ Мөхәммәтшин; язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова; Татарстан фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының төп гыйльми хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетындагы этнологик-мониторинг үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков;  җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин; КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов; Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин; Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев; Язучылар берлеге рәисе, язучы Данил Салихов; язучы Ркаил Зәйдулла; “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сафаров; театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов; журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев; Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин; Казан федераль университеты мөгаллимнәре һ.б. катнашуы көтелә. Шулай ук республикабызның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыкларына чакыру хатлары җибәрелде, ди проектны оештыручылар. Әлеге сөйләшүдән Каюм Насыйри институтының 7 үзәге өчен (Казахстанның –  Астана, Кыргызстанның –  Бишкәк, Россиянең – Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Пенза шәһәрләре) турыдан-туры трансляция оештырыла. Үткәрү урыны Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, актлар залы.  Алдагы очрашу 19 апрельдә узачак, дискуссиянең темасы – “ХХI гасыр һәм Тукай”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев