Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә укырга керергә теләүчеләр саны быел арткан

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына быел көндезге бүлеккә 232, читтән торып уку бүлегенә 110 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Шуларның яртысыннан артыграгы татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә туры килә – көндезге укуга 121, читтән торып укуга 53 урын билгеләнгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте. Быелгы конкурс буенча Рәдиф Җамалетдинов түбәндәге саннарны атады: бакалавриат юнәлешендә татар филологиясе белгечлегенә 25 бюджет урыны туры килә, шуларга барлыгы 142 гариза кабул ителгән, ягъни конкурс бер урынга 6 кеше тәшкил итә дигән сүз. Татар телендә педагогик белем бирү белгечлегенә исә 20 бюджет урынына 148 гариза алганнар, конкурс 7,5 кеше тәшкил итә. Моннан тыш, институт директоры татар теле һәм әдәбияты, башлангыч мәктәпләр өчен белгечләр әзерләү юнәлешендә Татарстан хөкүмәте заказы барлыгын да искәртте. Быел әлеге заказ буенча 25 урын билгеләнгән, аларга 94 кеше документлар тапшырган. Магистрлык программаларына килгәндә, татар теле һәм әдәбияты, шулай ук яңа фәнни юнәлеш – татаристика программаларына 47 бюджет урыны бүлеп бирелгән. КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры урынбасары Рамил Мирзаһитов әлеге саннарны куанычлы дип атады. “Соңгы 4-5 елда бу кадәр абитуриентның килгәне юк иде әле”, - диде ул һәм әлеге саннарның әле соңгылары түгеллеген дә искәртте, чөнки кабул итү кампаниясе 6 августка кадәр барачак, читтән торып укуга гаризалар әле дә кабул ителә. “Хәзерге саннардан чыгып, гомуми конкурсны бер урынга 8 кеше дип әйтергә була”, - диде Рамил Мирзаһитов. Шулай ук ул кабул итү балларының үсүен дә билгеләп үтте. “Башка елларда укырга керү өчен кирәкле балл 69, 70не тәшкил итә иде, былтыр ул 76 булды, ә быел исә тагын да югарырак булыр дип өметләнәбез, чөнки конкурс арткан саен баллар да арта”, - дип аңлатты ул. Рәдиф Җамалетдинов быелгы кабул итү кампаниясенең бер үзенчәлеген сөенечле факт буларак атады. Быел документларның оригиналарын тапшыручылар саны арткан. Мәсәлән, филология буенча бакалавриатка кабул ителгән 142 гаризаның 59-ы, ә педагогик белем бирү бакалавриатына кабул ителгән 148 гаризаның 45-е оригинал аттестатлар белән беркетелгән. Бу – абитуриентлар максатчан рәвештә татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә укырга тели дигәнне аңлата. Сүз уңаеннан, матбугат конференциясендә катнашучылар абитуриентларның географиясе киңәюен дә искә алдылар. Чит төбәкләрдән, мәсәлән, Башкортстан, Чувашстан, Мәскәүдән гаризалар килгән. Хәтта Кытайдан 4 кешедән гаризалар кабул ителгән. Мәгълүмат өчен: бүгенге көндә КФУның филология һәм мәдәниятара башланышлар институтында 3000нән артык студент белем ала, шуларның 1200дән артыгы, ягъни өчтән береннән күбрәге татар белгечлекләренә өйрәнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев