КФУда Разил Вәлиевнең юбилеена багышлап уздырылган кичәдә Туфан Миңнуллин һәм Марсель Галиев катнашында үзенчәлекле видео күрсәтелде (видео)

Туфан Миңнуллин һәм Марсель Галиевтән шаржлар: дуслары Разил Вәлиев катнашында булган кызыклы хәлләр. Казан федераль университетында Татарстанның халык шагыйре,  Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең  70 яшьлегенә багышлап уздырылган кичәдә булучыларга үзенчәлекле видео күрсәтелде. Intertat.ru укучыларына әлеге язма белән танышырга тәкъдим итәбез.
Т.М.: Нишлибез: үтереп мактыйбызмы, үтермичә генә мактыйбызмы?М.Г.: Мин болай уйлыйм,  Туфан ага. Сезнең бер спектаклегездә пәриләр җыелышып, “чәршәмбе, чәршәмбе” дип кычкыралар. Бер бөкре тора да, нишлисез, җүләрләр, бүген бит җомга, ди. Шуның кебек Разилне гел мактыйбыз, бу бер өч ай бара инде мактау. Бәлки, үзе дә арып киткәндер азрак? Тәнкыйтьләп алыргадыр? Т.М.: Юк, мин барыбер тәнкыйтьләү ягында түгел. Без бер компаниядә йөрүчеләр бит. М.Г.: Шулай да, Туфан абый, ул көлә бит бездән. Т.М.: Көлсен. Теле үткен. Әйбәт кешедән генә көләләр ул. Начар кешедән көлмиләр. Аны сүгәләр генә. Менә Разил турында үзем белгәннәрне сөйлим әле. Мин барыбер көләргә җыенмыйм. Миңа язучыларның тапкырлыгы бик ошый. Менә син бик тапкыр кеше. Шуңарга күрә мин сине яратам. Аннан безнең Илдар Юзеев бар иде, гаҗәеп тапкыр кеше. Менә шушылар арасында безнең Разил дә гаҗәеп тапкыр кеше. Менә бер истәлекне бер мин, бер син сөйләрсең. Пен-клубның Берлиндагы конференциясенә бардык. Бик матур, карап йөрибез. Разил карап торып, уйланып әйтте: “Әйе, Туфан абый, безнең әтиләр монда килеп тәртип урнаштырып киткән”, - диде. М.Г.: Берлинга баруыгызны хәтерлим. Разилне көтәбез. Фәрит Хәйруллович көтә, мин көтәм. Гаиләсе көтә – юк, кайтмый да кайтмый. Эшләргә кирәк. Бик озак торгач, кайтты бу. Мәйтәм, нигә болай озак йөрдегез? Соң, Туфан абыегыз самолетка утырмау аркасында Берлинда җәяү йөреп кайттык, ди. Т.М.: Мин бит инде бер егерме еллап депутат булып торам. Ләкин беркайчан да минем регламентны укыганым юк. Бер тәртипне белмим. М.Г.: Сизелә ул... Т.М.: ... нишләргә тиеш ул депутатлар. Теләсә кайвакыт кычкырам. Теләсә кайвакыт чыгып сөйлим. Фәрит Хәйрулловичның ачуы килә. “Туфан Абдуллович, регламент дигән нәрсә бар бит инде!” Мин барыбер белмим. Шуннан соң кайвакыт бик күңелсез булып китә. Кызыксыз сөйләшүләр, чыгышлар була, мин йокымсырап китәм. Бервакыт Разил: “Туфан абый, чишенеп ят”, - ди. М.Г.: Разил Вәлиевнең энекәше бар, үзе кебек җор телле. Бу аларга Исмәгыйль абый – әтиләреннән күчкәндер инде. Болар бер кырык еллар элек дача салып яталар икән. Атна буе Казанга кайтмаганнар. Энекәше, Казанга кайтып килик, дигән. Радио юк, телевизор юк, газета укымыйбыз. Ну и что, һава әйбәт, сандугачлар сайрап тора, ашарыңа бар, сиңа ни җитми? “Абый, кайтыйк, сугыш башлангандыр да, бөтен дус-ишләр орден-медальле булачак та, бернәрсәсез торып калачакбыз”, - дигән ди. Менә күрдең бит күргәзмәдә – Разилнең әллә нинди медальләре бар икән. Т.М.: Мин бит бик тәртипсез кеше. Мин беркайчан да казна эшендә эшләмәдем, һәрвакыт иҗат белән шөгыльләндем. Депутатлыкка сайлангач, мине “даими эшләүче депутат” дип, комитетта Разилнең урынбасары итеп куйдылар. Мин үземчә йөри бирәм. Разил бик тәртипле, бөтен законнарны белә. Мин укыган законнарны ун мәртәбә күбрәк укыган. Мин комитет утырышына я соңга калам, я бөтенләй килми калам. Разил яхшысынмый, Туфан абый, нигә болай йөрисең, ди. Начальниклар кебек, чакырып сүгәргә яхшысынмый. Ни генә дисәң дә, мин бит классик. Бервакыт бу миңа әйтә: Туфан абый, син кайда эшләгәнеңне, нинди оешмадан хезмәт хакы алганыңны беләсеңме соң? Менә миңа шул җитә калды. Шуннан соң мин иң кимендә бер өч ай тәртипле булып йөрим дә, тагын онытылам. Разил кешегә каты бәрелеп, кешене рәнҗетә торган сүз әйтә белми. Матур гына итеп, мине дә буйсындыра. Мине – Нәҗибә булып Нәҗибә дә буйсындыра алмаган кешене Разил бер сүз белән әйтеп буйсындыра. М.Г.: Аңа әйткәннәр – Марсель Галиев бик кыйбатлы массажга йөри, дигәннәр. Бу әйткән – гомерен озайтырга тырыша егет, дигән ди. Мин әле борчыла идем, безне соңгы юлга кем озатыр икән дип, хәзер күңелем тыныч дип әйткән. Т.М.: Разилгә исәнлек-саулык телим. Киләчәктә дә бергә-бергә яшәргә язсын. Сез әле миннән яшьләр, Илдар Юзеев әйтмешли, эте-бетенә илле тула башлады. Шуңа күрә исәнлек саулык телик, бер-беребезне аңлап яшәргә язсын. Без болай да якын фикердәшләр, әмма безнең бер әйтә торган әйбер бар: “Без – язучылар, бөтенебез фикердәшләр. Безнең арабызда милләтебезгә каршы эшләгән беркем дә юк. Без барыбыз да милләткә хезмәт итәбез дип яшибез”. Разилгә исәнлек-саулык!

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: