Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның La Primavera  камера оркестры композиторлар өчен бәйге игълан итте

Бәйге Бөтенроссия статусында, әмма оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов сүзләренчә, әлеге чикләр шартлы гына. Конкурсның география яки яшь буенча чикләүләре юк. Бәйге 2019 елда билгеләп үтеләчәк оркестрның 30 еллыгы алдыннан оештырыла. “Юбилейга кадәр 1,5 ел вакыт булса да, без үзебез өчен әһәмиятле датага әзерләнә башладык. Без зур күләмле шактый проектлар оештырырга ниятлибез. Шуларның берсе композиторлар өчен конкурс булачак”, - дип белдерә Р.Абязов. Композиторлар камера кыллы оркестр өчен дәвамлылыгы 15 минуттан артмаган әсәр тәкъдим итәргә тиеш. Бәйгедә элегрәк беркайда да басылмаган һәм башкарылмаган әсәрләр катнаша ала. La Primavera, шул рәвешле, тамашачыларны бүгенге көн композиторлары иҗаты белән таныштырып, камера оркестрлары репертуарын тулыландырырга өметләнә. Конкурста катнашу яшерен: һәр әсәргә аерым пароль-идентификатор бирелә. Гаризалар кабул итү 2018 елның 1 августында тәмамлана. Әсәре иң күп тавышны җыйган композитор 70 мең сум күләмендә акчалата премия алачак. Шулай ук икенче һәм өченче премияләр, махсус бүләкләр дә каралган. Иң яхшы әсәрләр киләсе елның октябрь аенда узачак гала-концерт программасына керәчәк.  
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев