Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Әҗем мәчетен төзекләндерү эшләре көтә

Тиздән Казанның Әҗем мәчетен төзекләндерү эшләре көтә. Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе әлеге мәчетне реставрацияләү проектына конкурс игълан иткән. РФ Дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителгәнчә, контракт бәясе 1 млн нан сумнан артык тәшкил итәчәк. Проект нигезендә, мәчетнең фасады һәм манарасы төзекләндерелергә тиеш. Шулай ук бинаны яктырту, эчке бизәкләү эшләре, элемтә һәм сигнализация системаларын ремонтлау да каралган. Конкурска гаризаларны 22 июльгә кадәр бирергә була. Бәйгегә нәтиҗәләр 26 июль көнне чыгарылачак. ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров та Әҗем мәчете төзекләндереләчәк дигән хәбәрне сөенеп кабул итүен әйтте. Аның фикеренчә, чын татар архитектурасы һәйкәле саналган мәчет үз йөзен кайтарырга тиеш. "Ул бөтен мәчетләр арасында нәкъ менә татар архитектуралы булуы белән аерылып тора", - дип билгеләп үтте. Рөстәм хәзрәт Батров ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казан Кремле музей-тыюлыгы белән үткәргән "Минем гаиләм шамаиле" конкурсы турында искәртеп узды. Әлеге бәйгегә килгән эшләр арасында Әҗем мәчетен сурәтләгән ике эш булу да күп нәрсә турында сөйли, диде ул. Мөфтинең беренче урынбасары Әҗем мәчетен төзекләндерүгә алынган "Сайяр" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата апрель аенда кузгатылган җинаять эше турында да әйтеп китте. Ул чакта төзелеш оешмасы ТР Мәдәният министрлыгы һәм автор күзәтчелеге хезмәте рөхсәтеннән башка эш башлап, мәчеткә зыян китергән иде. Рөстәм Батров алга таба мондый гамәлләргә юл куелмас, Әҗем мәчете тарихи йөзен кайтарыр дип өметләнүен әйтте. КФУның көнчыгышны өйрәнү институты доценты Азат Ахунов Әҗем мәчетен төзекләндерүне бик кирәкле һәм әһәмиятле эш дип бәяли. Аның сүзләренчә, башкаланың иң борынгы һәм иң матур мәчетләренең берсен Казан мәчетләренең "йөзек кашы" дип йөрткәннәр. Совет заманнарында башкалага килгән туристларга әлеге дин йорты күрсәтелгән. Соңгы вакытта ул башка мәчетләр янында ничектер тоныкланып калган. Шуңа да аны төзекләндерү бик вакытлы, дигән фикердә белгеч. Азат Ахунов шулай ук күптән түген төзекләндерелгән "Апанай" мәчетен дә искә алып үтте. Казанның үзәгендә урнашкан дин йорты хәзер үзенә тартып тора. Төзекләндерү эшләре тәмамлангач, Әҗем мәчете янә иң матур мәчетләрнең берсе булыр дип саный ул. 1810 елда бүгенге мәчет урынында  хаҗи Гаделмәҗид бине Әбүбәкер тарафыннан манарасыз гына бер агач мәчет салына. 40 елдан соң, 1851 елда Әҗемовлар аның урынына агач, манаралы мәчет төзетә. 1873 елда Мортаза бине Мостафа Әҗемов мәчетнең  түбәсен һәм түшәмен тимердән эшләтә. 1886 елда исә, аның янындагы күп кенә йортларны сүттереп, зур таш мәчет салдыра. Аның каршында "Әҗем мәдрәсәсе" дә эшләгән. Мәчет 1930 елларның ахырында Татарстан Республикасы Үзәк Башкарма Комитеты карары белән ябыла. Совет чорында биредә озак вакытлар «мәдәният хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары» урнаша. Берара ул шушы хезмәткәрләр өчен тулай торак булып та тора. Әҗем мәчетенең гаять әһәмиятле тарихи һәм сәнгать әсәре үрнәге булуын истә тотып, узган гасырның 70 нче елларында аны төзекләндерү һәм беренчел кыяфәтенә кайтару өчен зур эшләр башкарылган.  Мәчет 1989 елда ислам динен тотучыларга кире кайтарыла. Соңгы тапкыр мәчет 1992 елда төзекләндерелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев