Казанга Минзәлә театры килә

14-17 ноябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак. Бу хакта Минзәлә театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан сәхнәсендә иң беренче булып К.Мәргәннең “Шомбай” комедиясе куелачак. 15 ноябрь көнне тамашачылар Г.Тукайның “Тапкыр Кәҗә турында әкият”ен күрә алачак. Шул ук көнне Ф.М.Достоевскийның “Абзыйның төше” мистик драмасын да карап була. Аны сәхнәгә Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры баш режиссеры Ренат Әюпов куйган.

16 ноябрь көнне көндез Оскар Уальдның “Йолдыз егет”ен тамаша кылып була, ә кич белән А.Коровкинның “Түтиләр” сатирик комедиясе күрсәтелә.

Минзәлә театры гастрольләрен Кәрим Тинчуринның “Каракүз” музыкаль кыйссасы тәмамлый. Аны сәхнәгә Фәрит Бикчәнтәевның шәкерте – режиссер Рамил Фазлыев куйган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: