Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда соңгы кыңгырау Кремль яр буенда узачак

25 май көнне Казанда соңгы кыңгырау бәйрәме узчак. Бу хакта журналистларга Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сөйләде. "Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5,5 меңнән артык укучы өчен соңгы кыңгырау 25 май көнне яңгыраячак, - диде И.Һадиуллин. - Быел әлеге бәйрәм чарасы сәгать көндезге 1дә Кремль яр буенда узачак. Анда чыгарылыш класс укучылары, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директорлары чакырылачак". И.Һадиуллин сүзләренчә, "чараның кульминациясе - сәхнәдән төп кыңгырау һәм укучылар кулларындагы меңләгән кыңгырауның чыңы һәм соңгы мәктәп вальсын башкару". Бәйрәмдә "Россия студентлар язы" Бөтенроссия фестивалендә җиңүчеләр чыгыш ясар дип ниятләнә. И.Һадиуллин хәбәр иткәнчә, Казанда чыгарылыш сыйныф укучылары саны узган елгы дәрәҗәсендә. Ә 9нчы сыйныфны быел 9,5 мең укучы тәмамлый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев