Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда шөпшә һәм бал кортлары чагу очраклары өч тапкыр арткан

Казанның ашыгыч ярдәм табиблары, шөпшә һәм бал корты чагу сәбәпле, мөрәҗәгать итүчеләр саны артуын билгеләп үтә. "Май аенда 53 кешене бөҗәк чаккан, июньдә - 74, июльдә - 165. Барлыгы 292 мөрәҗәгать. Зыян күрүчеләр арасында 114 бала да бар. Дәвалау учреждениеләренә 50 кеше озатылган", - дип ачыклык керттеләр шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме станциясендә. Узган ел андый мөрәҗәгатьләр саны азрак булган: өч айда барлыгы 240 (аның 123 е - балалар). 37 пациент хастаханәгә озатылган. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев бал кортларыннан һәм шөпшәләрдән зыян күрүчеләр саны артуын - җәй ахырында гадәти күренеш дип белдерде. Быел җәй эссе килү дә бөҗәкләр артуына сәбәп булды. "Узган ел черкиләр тешләвеннән зарланучылар күп иде. Бу бөҗәкләр эссене яратмый, шуңа күрә алар - урманнарда һәм сазлыкларда ", - диде Николай Шулаев. КФУ доценты сүзләренчә, кешеләр үз игътибарсызлыклары нәтиҗәсендә шөпшә һәм бал корты һөҗүменә дучар була. Алар татлы продуктларны ачык калдырып, ислемай кулланып бөҗәкләрне җәлеп итәләр. Аллергия белән интегүчеләр өчен бал корты һәм шөпшә чагу куркыныч. Шуңа күрә бөҗәкләр тешләгән урынны аракы, одеколон, спирт белән эшкәртергә, аннары салкын әйбер куярга, аллергиягә каршы дару бирергә кирәк. "Бөҗәк тешләгән урын шешкән, кан басымы төшкән һәм зыян күрүченең күз күреме начарланган очракта ашыгыч ярдәм чакыру зарур", дип белдерделәр ашыгыч ярдәм хезмәтендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев