Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Кытай Генераль консуллыгы ачыла

Казанда Кытай Генераль консуллыгы ачылачак. Бу хакта Кытай Халык Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ли Хуэй сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Аның сүзләренчә, 2017 ел ахырында Кытай Сочида һәм Читада Генераль консуллыклар ача. "Тиздән Россиянең Владивосток һәм Казан шәһәрләрендә Кытайның ике Генераль консуллыгы ачылу да дәүләтара ышанычның зурлыгы һәм хезмәттәшлек перспективалары турында сөйли", - дигән дипломат. "Кытайга килгәндә исә, биредә Россия генераль консуллыгы Харбинда һәм Уханьда ачылачак", - дип билгеләп үтте Кытай Халык Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев