Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда көрәш буенча яшьләр арасында Россия беренчелеге узачак

Ярышлар ике яшь категориясендә — 15-16 һәм 17-18 яшьлекләр егетләр арасында үткәрелә. Яшьләр арасындагы Россия беренчелеге Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда уза. Ярышларга илнең төрле төбәкләреннән көрәшчеләр чакырылган. Ярышларны ачу тантанасы 26 мартта көндезге сәгать 12гә билгеләнгән. Татарстан көрәшчеләре исә һәр ике яшь категориясендә дә берәр команда белән генә чыгыш ясаячак. Анда катнашачак егетләр исемлеге күптән түгел генә Мамадышта һәм Алабугада узган Татарстан беренчелекләре нәтиҗәләре буенча формалашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев