Казанда "Идел буе федераль округта педиатрия һәм балалар хирургиясе" XIII Россия конгрессы узачак

5-6 декабрьдә Казанда “Идел буе федераль округта педиатрия һәм балалар хирургиясе” XIII Россия конгрессы узачак. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Россиядән һәм якын чит илдән бер меңнән артык балалар табиблары, сәламәтлек саклау өлкәсендәге белгечләр конференциянең секцияләр эшендә катнашачак.

Конгресс кысаларында педиатр-нефролог, гастроэнтерелог, неонатолог, спорт медицинасы, социаль педиатрия конференцияләре үтәчәк.

Быел конгресста балаларда аллергия авыруларына игътибар ителәчәк. Социаль педиатрия буенча белгечләр балаларда гариплелекне кисәтү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Неврология һәм педиатрия мәктәбе балаларда вегетатив кимчелекләрне билгеләү һәм дәвалауга багышланачак.  Урология-андрология мәктәбе эше эндовидеохирургия һәм миниинвазив технологияләр мөмкинлекләре белән таныштырачак. Нефрологлар балаларда бөер авыруларын тикшерәчәк. Йөрәк авыруларын дәвалауда Европа тәҗрибәсе һәм заман технологияләре балалар кардиологлары мәктәбендә каралачак.

Конгресс кысаларында “Минем яраткан балалар табибы” премиясе тапшырылачак. Татарстаннан катнашучы ике мең табиб арасында халык сайлаулары буенча 34 лауреат билгеләнәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: