Казан хирурглары сирәк үткәрелә торган операция ясаган

"Казань" университет клиникасының рентгенэндоваскуляр хирурглары сирәк үткәрелә торган операция ясаган, ул пациентка йөрәк кимчелегеннән котылырга һәм гомерен саклап калырга ярдәм иткән.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә клиника матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, пациентта коронар-үпкә фистуласы булган – бу тумыштан килгән аномалия, йөрәк-кан тамыры йөрәк камерасына төшә, кан әйләнеше бозылу синдромына һәм миокардтан интегүгә китерә.

"Ир-ат хәлсезлек һәм тын бетүдән зарланган. Ул гомере буе шундый авыру билгеләре белән яшәгән", - дип ачыклык керттеләр клиникада.

Дөрес диагноз куярга коронарография ярдәм иткән. Табылган фистулаларны эмболизацияләү буенча операция ясалган.

Операция рентгенэндоваскуляр ясалган (1-2 мм озынлыктагы кисек аша). Мондый операцияләр Татарстанда сирәк үткәрелә. Пациентны өч көннән канәгатьләнерлек хәлдә өенә чыгарганнар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: