Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда эсселек аркасында инсультлар саны арткан

Эссе һава торышы гипертония һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясендә. "Инсульт буенча ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан: узган атнада шундый 189 чакыру кабул ителгән, бу 14кә күбрәк", - дип ачыклык керттеләр ашыгыч ярдәм станциясендә. Шулай да инфарктлар саны бераз кимү күзәтелгән. Узган атнада шундый 41 мөрәҗәгать булган, бу 2 гә әзрәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X