Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Әсгать Галимҗановка куелган һәйкәл урыныннан алынган

Казан Кремле астында хәйрияче Әсгать Галимҗановка куелган һәйкәл вакытлыча сүтелгән. Казан башкарма комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, скульптура скверны реконструкцияләү буенча эшләр барышында алынган. Бу зонаны ямьләндерү эшләре тәмамлангач, һәйкәл кире урынына кайтарылачак. “Барлык эшләр 30 нчы августка төгәлләнәчәк”, - диделәр шәһәр башкарма комитеты матбугат хезмәтендә. Искәртеп узабыз, скульптор Асия Миңнуллинаның меценат Әсгать Галимҗановка һәйкәле 2008 нче елның августында Татарстан Республикасы көнендә куелган иде. Бу сында атны иярләгән кеше һәм ат арбасында утырган балалар сурәтләнгән. Әсгать Галимҗанов бөтен гомерен балалар йортларына ярдәм итүгә багышлады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев