Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Державин укулары" уза

21-23 сентябрь көннәрендә Казанда “Державин укулары” дип исемләнгән XIII фәни-гамәли конференция уза. Быел бу чарада 500дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында күренекле белгеч, мөгаллим, галимнәр дә, аспирант, магистр, студентлар да бар. Чараны Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (Всероссийский государственный университет юстиции) Казан федераль университеты белән берлектә уздыра. Конференция 2005 елдан бирле үткәрелә. Быел беренче тапкыр Халыкара масштабта уза. Бу турыда Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Ивановна Александрова: “Узган елларда Конференция чит ил кешеләрендә зур кызыксыну уятты, мәсьәлән, Белоруссия, Польша, Кытайдан катнашучылар булды. Быел исә Венгрия һәм Болгариядән дә кунаклар килүе көтелә”, – ди. Сүз уңаеннан, чараны оештырган ике югары уку йорты тырышлыгы белән Державинның иҗаты һәм эшчәнлеге тупланган биш томлы китап дөнья күрәчәк. Әлеге шәхеснең соңгы китабы XIX гасырда бастырылган булган. *Державин – рус шагыйре, дәүләт эшлеклесе, сенатор.
Ялкын

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев