Казанда "Бикафест" XV республика фестивале узачак

20 ноябрьдә КФУның концерт залында Бикмуллин исемендәге «Бикафест» XV республика фестивале узачак. Юбилей фестивальдә катнашу өчен 200 заявка бирелгән. Бу хакта Татарстанның «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды медиаүзәге хәбәр итә.

Фестиваль башланырга бер көн кала «Сәләт» йортында сайлап алу туры булачак. Анда яшь 12-25 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар үз талантын күрсәтәчәк.

Фестиваль 2001 елдан бирле «Сәләт»нең якын дусты булган Рөстәм Бикмуллинның якты хатирәсен искә алу максатыннан үткәрелеп килә.

Төрле елларда «БикаФест» җиңүчеләре булып шактый татар эстрадасы йолдызлары һәм шигъри олимпка омтылучылар танылган.

Жюрида яшьләр чыгышын Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләре бәяләячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: