Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда августта муниципаль биналарны ташламалы арендага бирү буенча 4 аукцион көтелә

Бүгенге көндә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына озак вакытка куллануга бирелергә әзер булган 105 муниципаль милек объекты исәпләнә. Бу хакта бүген Казан мэриясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин җитәкчелегендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казан башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов хәбәр итте. Денис Калинкин муниципаль биналарның ташламалы арендага бирелүе пограммасының язын старт алганын искәртте. Ренат Галәветдинов сүзләренә караганда, бүгенге көнгә кадәр барлыгы 19 аукцион игълан ителгән. Аларда 95 объект тәкъдим ителгән, шул исәптән 27се – кабаттан. Аукционнарның 14 е узган дип саналган. Эшкуарлардан барлыгы 69 заявка кабул ителгән. Аукционга куелган 70 лоттан 28е буенча аренда килешүе төзү хокукы рәсмиләштерелгән. “Хәзерге вакытта 19 аренда килешүе төзелгән. Өчесе рәсмиләштерү стадиясендә. Калганнары буенча килешү төзү вакыты җитмәгән”, - диде Ренат Галәветдинов. Килешү 5 елга рәсмиләштерелә. Докладчы әйтүенчә, аукционга чыгарыла торган биналар эшкәртү производствосы, торак-коммуналь хуҗалык, инновацион эшчәнлек, көнкүреш хезмәте, мәгариф, сәламәтлек саклау, халык-сәнгать эшләнмәләре, эчке туризм, физкультура һәм спорт, мәдәният кебек юнәлешләргә, балаларга өстәмә белем бирү буенча хосусый учреждениеләр булдыруга бирелә. Казанда август аена муниципаль биналарны ташламалы арендага бирү программасы буенча 4 аукцион билгеләнгән. Аларны 5, 12, 19 һәм 26 август көннәрендә үткәрү ниятләнә. Тагын бер аукцион 2 нче сентябрьгә билгеләнгән. “Исемлеккә кертелгән калган калган объектлар буенча техник документация әзерләнә, еллык аренда түләве күләмен билгеләү буенча бәйсез бәяләмә үткәрелә. Документлар әзер булуга, объектлар аукцион сәүдәләшүләргә куелачак”, - диде Ренат Галәветдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X