Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан утлары" журналының иҗади төркеме чит төбәкләрдән август киңәшмәсенә җыелган укытучылар белән очрашачак

Бу көннәрдә Казанда чит төбәкләрдән килгән укытучылар, директорлар Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен оештырып килгән август киңәшмәсенә Казанга җыелды. Форсаттан файдаланып, 22 август, ягъни дүшәмбе көнне "Казан утлары" журналының иҗат төркеме дә Казан кунаклары белән очрашырга җыена. Очрашулар көндезге 10да, Казанның  2нче лицей-интернатында һәм 33нче мәктәбендә булыр дип көтелә. Әлеге чараларда ике төркемгә бүленеп, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Мирза улы Ибраһимов(Мөхәммәт Мирза), “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты, рус мәктәпләрендә белем алучылар өчен басылып чыккан татар әдәбияты дәреслекләре авторы Рамил Гомәр улы Ханнанов, Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни, Гамил Авзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, сатирик язучы, прозаик Камил Әдһәм улы Кәримов, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Фаил улы Гыйләҗев, шулай ук “Казан утлары” журналының даими авторлары, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе лауреатлары, Татарстанның Халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин, белән “Татарстан китап нәшриятының” матур әдәбият бүлеге мөхәррире, шагыйрь Газинур Васикъ улы Моратов (Газинур Морат) катнашачак дип көтелә.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев