Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан театрында куелучы опереттада Россия һәм чит илләрдән танылган артистлар катнашачак

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында җәй башыннан бирле репетицияләр бара - Россиянең иң яхшы музыкаль театрының яңа составы Иоганн Штраусның «Летучая мышь» опереттасын кабатлый. Премьера 23, 24 һәм 25 сентябрьдә узачак. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе спектакльнең режиссёры, Петербургның "Синяя птица" музыкаль драма театры җитәкчесе Анастасия Удалова белән әңгәмә корды. Удалова берничә дистә музыкаль спектакль куйган, бөтенроссия һәм халыкара фестивальләрдә, конкурсларда 100дән артык диплом алган. 2014 елда ул Казанда «Севильский цирюльник» спектаклен куйды. "Бу идея мин Казан белән хезмәттәшлек итә башлаганнан бирле бар иде инде, - дип сөйли Анастасия Удалова. – Сүз тагын бер спектакль турында, оперетталар турында чыкты. «Летучая мышь» барлык кеше тарафыннан яратылган оперетта дигән нәтиҗәгә килдек. Оперетта кызыклы, үткен, ул мәңгелек кыйммәтләр турында". Штраусның әлеге опереттасы бүгенге тамашачыга якын һәм аңлаешлы нәрсәләр хакында сөйли, дип саный режиссер. Казанда куелачак спектакльдә Россиянең халык артисты, Труффальдино роле буенча тамашачыга яхшы таныш Виктор Кривонос; «Моя прекрасная няня» сериалындагы роле буенча бөтен илгә танылган, Россиянең атказанган артисты Борис Смолкин; «Призрак оперы» йолдызы Тамара Котова; Евгений Афанасьевның «Любовный напиток» спектакле буенча Казан тамашачысына таныш Катаржина Мацкевич катнашалар. "Һәрвакыттагыча, Мариинский театры (Александр Трофимов), Мәскәү оперетта мәктәбе вәкилләре (Анна Новикова) тәкъдим ителәчәк. Кемне генә алма, барысы да - атказанган!", - диде режиссер-куючы. Спектакльне әзерләү эшләрендә Казакъстаннан музыкаль җитәкче һәм дирижер Нуржан Байбусинов та катнаша, шулай ук костюмнар буенча рәссамнар һәм сәхнәгә куючылар командалары киләчәк. Спектакльгә декорация сызымнары инде әзер - ул ярканат формасындагы алты челтәрле ярымаркалар. Алар сәхнә киңлеген үзгәртәчәк. "Бу читлек тә, төрмә дә. Искитмәле бакча да, зал да", - диде агентлык әңгәмәдәше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев