Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга 1 айда 90,7 млн сум акча җыелган

Татарстан башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга “Яңарыш” фонды 1 айда 90,7 млн сум акча җыйган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды башкаручы директоры, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте. Ларионова сүзләренчә, хәйрия эшендә катнашучылар көче белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга бер ай эчендә, 25 июль белешмәсе буенча, 73 млн 142 мең сум акча җыелган. Бер тәүлектә ул сумма 17 млн сумга артып, хәзерге вакытта 90,7 млн сумга җиткән. ТР парламенты җитәкчесе урынбасары, республиканың бөтен муниципаль берәмлекләреннән акча килә ди. Соборны торгызуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, Мәскәү, Пермь, Уфа, Ижевск, Ульяновск һәм илнең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр актив кушылган. Дәүләт хезмәткәрләре хәйрия эшенә үзеннән актив өлеш кертә. Иң беренче булып ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов акча күчерде, үзенең үрнәгендә Татарстан түрәләрен һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләрен шуңа рухландырды, дип өстәде Татьяна Ларионова. Мәскәү компанияләренең берсе инициатива белән чыгып, хәйрия эшенә хәтта ике сертификат язып биргән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: