Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан елга порты Болгарга һәм Тәтешкә кадәр даими рейслар ача

Казан елга порты Болгарга һәм Тәтешкә кадәр даими рейслар ача. Беренче рейслар шимбә 21 майда һәм якшәмбе 22 майда оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы. 27 майдан «Татфлот» судно йөрешле компаниясе көн саен "Казан-Болгар-Тәтеш" рейсы буенча хезмәт күрсәтәчәк. Пассажирлар суднолары хәрәкәте расписаниесе буенча «Метеор» теплоходы Казан елга портыннан 8.00 сәгатьтә Болгарга һәм Тәтешкә юнәләчәк, Кама Тамагында тукталыш каралган. Тәтештән 15.05 сәгатьтә кузгала, Болгардан - 15.40. Июньдә судно йөрешле компания җомга, шимбә, якшәмбе өстәмә рейслар кертергә планлаштыра. Бу хакта хәбәр ителәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев