Татар матбугаты
Казан дары заводын шәһәр читенә күчерү 70 млрд сумга төшәчәк
Казан дәүләт казна дары заводын шәһәр читенә күчерү 70 млрд сумга төшәчәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның оборона предприятиесе генераль директоры Хәлил Гыйниятов белдерде.
Заводның 228 еллык тарихы бар. Соңгы 12 елда Казан дары заводында җитештерү күләме 10 тапкыр арткан һәм 3 млрд сумнан артык табыш керткән. Узган ел завод 600 млн саф табыш алган. 12 елда заводта эшләүчеләрнең хезмәт хакы 9 тапкыр арткан һәм 29,5 мең чамасы тәшкил иткән. Шул ук вакытта хезмәткәрләр саны 1,5 тапкыр кимегән. Хәзер заводта 1800 чамасы кеше эшли. Продукциянең 20 проценты Татарстанда сатыла.
Спикер белдергәнчә, соңгы 9 елда дары заводы территориясендә 4 зур һәлакәт булды. Гыйниятов гадәттән тыш хәлләрнең кеше факторына бәйле булуына борчылуын белдерде.
Спикер дары заводын шәһәр читенә күчерү идеясе күптән тәкъдим ителде дип белдерде. "Идея - ул бер нәрсә, ә җитди адымнар - икенче эш. Бу адым җитди чыгымнар таләп итә", - диде ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев