Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан" аэропортыннан Төркиягә чартер рейсларын оештыруны сораучы булмады - Алексей Старостин

Хәзергә "Казан" Халыкара аэропортыннан Төркиягә чартер рейсларына сорау булмады. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына аэропортның генераль директоры Алексей Старостин хәбәр итте. "Әлбәттә, Төркия иң популяр туристлык юнәлешләренең берсе иде. Быел туристлар агымнарын Россия курортларына һәм халыкара курортларга билгеләү һәм арту күзәтелә. Төркиягә чартер очышларын гамәлгә кую "Россия авиация хакимияте" карарыннан тора", - дип аңлатты А.Старостин. Аның сүзләренчә, моннан тыш, курорт сезонының яртысы тәмамлануын да исәпкә алырга кирәк, шуңа хәтта чартер юнәлешләре ачылган очракта да, "Казан" аэропортыннан пассажирлар агымы күпмегә артачагын фаразлау кыен. "Барысы да рейсларны ни дәрәҗәдә оператив гамәлгә куюларыннан һәм туристларның башка юнәлешләргә күпме турлар алуыннан тора", - диде ул. "Казан" Халыкара аэропорты статистикасы буенча, 2016 елда ял итүчеләр арасында Симферополь (18 мең 588 пассажир) һәм Сочи (16 мең 701) популяр булган

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев