Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан "Касә"сеннән яңгыр астында юл алган "Велотөн" акциясендә катнашучылар шәһәр буйлап 28 чакрым үтә

Кичә төнлә сәгать 10нарда Казан кремленә Казансу елгасы аша каршы "Касә" - "Гаилә" үзәге яны мәйданында "Казан велотөне" акциясендә катнашучылар теркәлә башлаган иде. Оештыручылар саны 5 меңнән артып китәр дип фаразлады, кайбер чыганаклар 10 меңгә кадәр җитәргә мөмкинлеген белдерде (хәер, нибары 1 бәдрәф куелуы болай да озын чират хасил итте). Экскурсион "Велотөн" акциясенә теркәлүчеләргә бейдж, пластик шешәдә су, истәлеккә "Welcome to Kazan" дип язылган открытка бирелә. Бу юлы экскурсия Казансу буйлап индустриаль районны колачлый, мотор төзү, авиатөзелеш, дини, мәгърифәти объектлар яныннан уза. Маршрутның үзәге - узган гасырның 30-40нчы елларында калкып чыккан Социаль шәһәрчек. Заводлар, аэродромнар янында инженерлар, очучы-сынаучылар, эшчеләр яшәгән. Соцшәһәрдә "космонавтика атасы" Сергей Королев эшләгән. Бөек инженер-авиаконструкторлар Петляков, Миль, Туполев самолетлар, вертолетлар конструкцияләгән, җыйган, алар арасында легендар "Пе-2" бар. Биредә үк әллә ни кычкырып тормаган стадиончыкта Казанның спорт йолдызы - "Рубин" футбол клубы оешканын да билгеләп үтик. "Велотөн" экскурсиясендә катнашучылар узган гасырның данлы героик еллары турында хәтер яңарта, үзенчәлекле архитектурасына - конструктивизмнан постмодернизмга кадәр - күз салып, 50нче елларның чын интерьерларына соклана. Проект ике мәшһүр авиаконструктор - Владимир Петляков һәм тууына тиздән 110 ел тулачак "космонавтика атасы" Сергей Королевка багышлана. Велосипедларда төнге сәяхәт - ул махсус физик әзерлек таләп итми торган мәдәни чара. Казан буйлап 4 сәгать эчендә 28 чакрым үзенчәлекле урыннар буйлап юл узуга, тарихчылар, сәнгать белгечләре, инженерлар озатуында 9 тукталыш ясап, шәһәр тарихына бәйле кызыклы фактлар, вакыйгалар турында урында танышуга корылган. Экскурсия материаллары "БИМ-радио"ның туры эфирында тапшырыла. Казан турында танылган тарихчылар, җәмәгать эшлеклеләре бәян итә: тарихчы Дмитрий Споров (М.В.Ломоносов ис. МДУ, «Устная история» фондына нигез салучы һәм президенты), архитекторлар Гүзәл Фәйзрахманова (КДАСУ) һәм Сергей Саначин, танылган рәссам Виктор Тимофеев, инженер Алексей Рябов (КНИТУ-КАИ) һәм Илдар Вәлиев. Дмитрий Споров биредә кызыклы документ - үзенең бабасы мәшһүр ракеталар һәм космик корабльләре конструкторы Сергей Королевның әнисе Мария Баланина белән теркәгән язуны күрсәтә. Анда исә М.Баланинаның улы һәм аның Казандагы тормышы турында сүз бара. Төн уртасында яңгыр астында "Йолдызлы велотөн"гә старт бирелде. "Казан йолдызлы велотөне" дип аталса да, шул рәвешле, велосәяхәткә күктәге йолдызлар юлдаш була алмады - күк йөзенә болыт пәрдәсе корып куелган иде. («Татар-информ», Кристина Иванова)  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев