Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камышлы районында "Әлифба" авторы музей-йорты ачыла

18 ноябрьдә Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганы авылында татар “Әлифба”сының авторы Сәләй Вагыйзов музей-йорты ачыла.

Татар Байтуганы халкында музей ачу теләге Камышлы районы делегациясе Арча районыда педагогика көллиятендә һәм Әлифба музеенда булганнан соң туган. Әлеге идея район хакимияте һәм тарафыннан хупланган.

Музей оештыру эшләре белән авылдашы, ерак туганы Нурания Вәгыйзова җитәкчелек иткән. Район хакимияте тарафыннан Сәләй Вагыйзов яшәгән йорт сатып алына.

Камышлы районы хакимияте мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резеда Тухбатшина: “Өйне сатып алганда, ул, кызганычка, ремонтлап булмый торган хәлдә иде. Аны җимереп, яңаны төзергә туры килде. Корылмалардан кечкенә генә келәтне саклап калырлык булды”, - диде.

Инициатив төркеме җирлекне өй-музей төзелеше өчен әзерләп, район хакимияте музей проектына заказ биргән.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның музей төзелешендә ярдәм күрсәтергә риза булуы көтелмәгән шатлык булды”, - ди Резедә Тухбатшина.

2016 ел башында ТР бюджетыннан музей төзелешенә 1 млн.280 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгән булган. Төзелеш эшләре апрель аенда башланып, бүген тәмамланган.

Музейда Сәләй ага Вагыйзов шәхси әйберләре: күзлеге, плащ, түбәтәе, татар сыйныфлары өчен дистәләрчә басмада чыккан Әлифба дәреслекләре, шулай ук Сәләй ага яшәгән чор авыл тарихына багышланган көнкүреш әйберләре урын алган.

Киләчәктә музей Татар Байтуган авылында татар үзәге булып эшчәнлек итәчәк.

Музей ачылышына ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Самара өлкәсе мәдәният министры Сергей Филлипов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетынан вәкилләр, Арча районы педагогика көллияте, Арча музейлары хезмәткәрләре, язучылар, Сәләй ага улы Камил гаиләсе белән, Сәләй аганың дуслары, укучылары килүе көтелә.

Самара өлкәсендәге музей Сәләй Вагыйзов хөрмәтенә ачылган икенче музей дияргә дә була. Вәгыйзов Сәләй Гататович һәм Вәлитова Рамзия Гыйләҗевна 1965 елда татар мәктәпләре өчен бастырылган «Әлифба» китабының авторлары, алар хөрмәтенә 1999 елдан Арча педагогия колледжында Әлифба музее ачыла.

Музей директоры, 40 ел буе Арча педагогия колледжында укытучы булып эшләгән Сания Камалетдинова бу вакыйга белән бик шат булуын әйтте. Сүз уңаеннан, Самарадагы музеен карарга Арчадагы улы да барачак, диде ул.

“Сәләй Гататович белән Рәмзия апаны без халык академиклары дип әйтәбез. Алар Әлифбаны гына түгел, 43 тән артык китап авторлары – “Туган тел”, “Уку китабы”, “Татар теле” дә, “”Кызыклы грамматика” һәм башкалар. Сәләй Гататович ул зур шәхес, киңкырлы эрудит, авызына каратып тота торган лектор, кызыклы әңгәмәдәш, киң күңелле кеше булды. Аның белән сөйләшүе дә рәхәт иде”, - дип сөйләде Сания Камалетдинова.

Сәләй Вагыйзов үзе исән чакта үзе хөрмәтенә ачылган музейны күрү бәхетенә ия булган шәхес , диде музей директоры.

“1998 елда Сәләй Гататовичның 90 еллык юбилеен бик зурлап уздырдык. Мәгариф һәм фән министры Фарис Харисов бу шәхесләргә музей ачарга кирәк дигән фикер әйтте. Мин ул вакытта завуч идем, колледж директоры Илдус Сәгъдиев белән бөтен уку йортын аякка бастырып дигән кебек, бер ел эчендә аларның өйләрендәге, архивлардагы материалларны җыеп, 1999 елның 6 октябрендә музейны ачтык. Экспонатлар арасында кыйммәтле әйберләр дә бар иде – мәсәлән, Әхмәтһади Максудиның үз кулы белән язган сүзләре булган беренче “Әлифба”. Аннары беренче басма китап чыгарган Иван Федоровның беренче “Букваре”, - дип сөйләде музей директоры.

Сания Камалетдинова әйтүенчә, хәзер Арчадагы музейда 62 телдәге 400 дән артык Әлифба китабы бар, экспонатларны туплауда Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова актив эшчәнлек алып барганнар.

“Сәләй Гататовичның 95 еллык юбилеен да уздырдык. Самарадан аның якташлары килгән иде, ул туып-үскән йортны, авылның мәчете рәсемен бүләк иттеләр. Сәләй Гататович, музейга кереп, бик озак моңланып карап торды”, - дип искә алды музей директоры.

Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитов язучы Гариф Ахунов һәм 1960 - 80 елларда Арча педучилищесы директоры Мөнәвир Ибраһимов белән

Сәләй Гататдин улы Вагыйзов (1908-2005) елда Самара губернасының Татар Байтуганы авылында туган. Казан Дәүләт педагогия институтында укыган вакытта Сәләй Вәгыйзов Рәмзия Вәлитова белән очраша һәм гаилә кора. 1936-70 елларда Арча педагогия көллиятендә укытучы булып эшлиләр. 1968 елда Сәләй Вәгыйзов Татар АССР атказанган укытучысы исемен ала.Сәләй Вагыйзов башлангыч сыйныфларда татар телен укыту методикасы буенча күп кенә хезмәтләр авторы, хатыны Рәмзия Вәлитова белән бергә “Әлифба” авторы.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев