К.Тинчурин театрында "Кайсыгызны юатыйм?" дип исемләнгән кичә узачак

Хөрмәтле дуслар!

2017 елның 27 ноябрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында  язучы, шагыйрь, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Һади Атласи исемендәге әдәби премияләр иясе Айдар Хәлимгә  75 яшь тулу уңаеннан

“Кайсыгызны юатыйм?” дип аталган кичә  була.

Катнашалар:  Г.Тукай премиясе лауреатлары, Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин һәм Гәрәй Рәхим; филология фәннәре докторы Октябрь Кадыйров; шагыйрь Василий Евтушенко, Әхмәт Саттар, Мөхәммәт Миначев; Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләлов, Әсхәт Хисмәт, Зөһрә Сәхәбиева, Фердинанд Саләхов, Резеда Галимова; Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Гөлшат Имамиева, Наил Сәгъдиев, Айдар Габдинов; артистлар Илнур Закиров, Айгөл Гарипова, Раил Шәмсуаров, Зөлфия Шәмсуарова, Фәнис Сәхабетдинов, Фәннүр МөхәммәтҗановКазан шәһәренең 2нче гимназиясе укучылары, язучының дуслары, туганнары. Кичәдә Айдар Хәлим әсәрләре, җырлар, инструменталь музыка яңгырый, язучының әсәрләре буенча төшерелгән фильмнардан әзекләр күрсәтелә. Кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры – Нурания Җамали halim

Башлана 18.00

Рәхим итегез!


Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: