Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале

15 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале башлана. Ул татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек артист, режиссер һәм драматург Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган “Сүнгән йолдызлар” спектакле белән ачылачак. Әдипнең “Сүнгән йолдызлар” пьесасы бүген дә актуальлеген югалтмый. Әдәбиятта бер-берсен өзелеп сөйгән ике ярның бергә була алмау фаҗигасен сурәтләгән әсәрләр халыкта һәрвакыт зур кызыксыну уята. Ромео-Джульетта, Фәрхәд-Ширин, Таһир-Зөһрә мәхәббәте кебек К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ындагы Сәрвәр белән Исмәгыйль мәхәббәте дә күптән инде халык күңелендә яши. Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге сәхнәдә профессиональ музыкантлардан торган төркем булудан гыйбарәт. Сәхнәдә яңгыраган һәрбер җыр, контрабас, барабан, скрипка, баян, флейта моңнарына кушылып, тамаша залына күчәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев