Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Җан белән сөйләшү” спектаклендә Шайтанны уйнаган имам татарлар турындагы фильмга сценарий язган

Шушы көннәрдә интернетка Нижгар татарларының тарихи язмышлары һәм үзенчәлекләре турында ике видеофильм урнаштырылган. 3 һәм 7 минутлык әлеге язмаларны Түбән Новгород өлкәсе Сергач районының татар авылларында туып үскән, Мәскәүгә китеп тупланган яшьләр әзерләгән, анда төшкән геройлар да – башкалада яшәүче сергачлылар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Мәскәүдәге Нижгар татарлары мәхәлләсе вәкиле Марат Ишморатов хәбәр итте. “Нижгар татарлары” дип аталган 3 минутлык видеоның сценарий авторы - имам Ренат Абянов, монтажны Илдар Шәрипов ясаган. Кадрлар төрле елларда төшерелгән видеолардан алынган, алар фотосурәтләр белән үрелеп бара. Әйтергә кирәк, әлеге видеофильм – Ренат Абяновның беренче иҗади эше түгел, ул тамашачыларга “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” спектакленең сценарий авторы һәм анда Шайтанны уйнаган артист буларак таныш. Әлеге спектакльнең премьерасы 2016 ел башында Мәскәүнең 7000 кеше сыйдырышлы “Крокус Сити Холл” залында үтте, соңыннан аны Казанда Камал театры сәхнәсендә һәм Уфаның “Башкортостан” дәүләт концерт залында кабатладылар. “Нижгар татарлары” фильмы тамашачыларга мөрәҗәгать рәвешендә эшләнгән. “Элек-электән безнең бабаларыбыз әхлаклы, иманлы булулары белән аерылып торган. Моны Нижгар татарларының фамилияләреннән дә аңларга була, аларның күбесе пәйгамбәрләр исемнәреннән ясалган: Галәветдинов, Җамалетдинов, Гайнетдинов, Мостафин, Сафин. Ә сез балаларыгызга нинди исемнәр бирәсез?” “Нижгардагы мәчеткә 100 ел тулды. Ә сезнең анда булганыгыз бармы?” “Тарихта шулай язгандыр инде: Нижгар татарлары тупланган иң төнъяк төбәк - Финляндия. Ә сез милләттәшләрегезнең кайда яшәгәнен беләсезме?” “Безнең ашларыбыз төрледән-төрле. Иң билгеле ризыклар – пәрәмәч һәм казы. Ә сез милли ашлар пешерергә яратасызмы?” Видео геройлары – Нижгар татарлары шушы һәм башка сораулар белән тамашачыларга мөрәҗәгать итә. Икенче видео “Нижгар татарларының тарихи язмышлары” дип атала, ул 7 минут дәвам итә. Нижгар татарларының тарихи ватаннары һәм милли үзенчәлекләре турында Мәскәү ислам университеты ректоры, тарих фәннәре кандидаты Дамир Хәйретдинов сөйли. Фильмга шулай ук Сергач яклары табигатен, тарихи объектларны күрсәтүче кадрлар, фотосурәтләр кергән. Аерым алганда, Дамир Хәйретдинов Нижгар татарларының проблемалары хакында да әйтеп уза. “Беренчедән, ул ассимиляция, ягъни башка халыклар арасында таралып юкка чыгу. Икенчедән, урбанизация, ягъни шәһәрләргә күчеп китү. Өченчедән, Нижгар татарларының тарихи ватаннарында куәтле милли үзәкнең булмавы”, - ди ул. Галим проблемалардан чыгу юлларын да билгели: “Ике-өч кеше генә бу мәсьәләләрне хәл итә алмый. Зыялы, дини вәкилләрнең һәм, әлбәттә, эшмәкәрләрнең туплануы мөһим”, - ди Дамир Хәйретдинов. Нижгар татарлары турындагы фильмнарны әзерләүдә катнашкан Марат Ишморатов сүзләренчә, видеоларны эшләп чыгуга бер атна вакыт киткән. Фильмнар беренче мәртәбә 24 июньдә Мәскәүдә Нижгар татарлары оештырган ифтарда күрсәтелгән. (фото фильмнан алынды) Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев