Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ижевскидагы мәчетне ачарга Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең дә килүе көтелә

10 августта Ижевскиның Үзәк мәчете ачылачак. Тантанада Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдиннең дә килүе көтелә. Бу хакта мәчет төзелеше фонды рәисе, булачак мәчетнең имамы Нәгыйм Каюмов хәбәр итте. Мәчеткә беренче нигез ташы 2003 елда салына, шул вакыттан бирле төзелешнең туктап торганы юк. Иман йортын салуга бүгенге көнгә кадәр барлыгы 100 млн сум тотылган. Матди яктан республика, шәһәр хакимияте һәм мөселманнар ярдәм итә. “Эчке якта төп эшләр инде күптән тәмам, ә менә вак-төяк мәшәкатьләр әле шактый”, - диде Нәгыйм Каюмов. Урамда да намаз уку шартлары тудырылган. Мәчет каршында яңа асфальт түшәлгән. “Моның өчен 1 млн 600 мең сум акча тотылды”, - ди Нәгыйм Каюмов. Ул шәһәрнең үзәгендә урнашкан әлеге мәчет - мөселманнарның күрке булуын, бинадан халыкның өзелгәне юклыгын, мәчет ачылуны түземсезләнеп көтүләрен билгеләп үтте. Мәчет рәсми рәвештә ачылганчы ук мөселманнар җәмәгать намазларына, ифтар ашларына җыела. Быел Рамазан аенда мәчеткә ифтарга 500гә якын кеше килде. Ижевскиның Карл Маркс урамында урнашкан мәчетнең ачылуы берничә тапкыр кичектерелде, әмма хәзер инде мәчет ачылачак көн рәсми рәвештә игълан ителде. Мәчет ачу тантанасына Уфа шәһәреннән Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең килүе көтелә. Ул  яңа мәчеттә имам белән беренче намазны укыячак. Бәйрәм чарасы 11.00 сәгатьтә башлана. “Бәйрәмгә шәһәр һәм республика җитәкчеләрен дә чакырдык. Чарага 1500 – 2000 кеше күлүе көтелә.”, - ди Нәгыйм хәзрәт. Чараның рәсми өлеше1 2.45 сәгатькә кадәр дәвам итәр дип көтелә. Аннан соң кунаклар намаз укыячак. Соңрак кунаклар мәчетнең эчке өлеше белән танышачак, ә урамда чәй һәм пылау әзерләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев