Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Июнь - банкрот дип табылган кешеләр саны буенча рекорд ай дип табылган

2016 елның июнендә 1771 кеше банкрот дип табылган. Бу - физик затларның банкротлыкка чыгуы турындагы закон үз көченә кергәннән соң бер айда булган иң зур күрсәткеч. Бу хакта, банкротлык турындагы бердәм федераль мәгълүматлар реестрына сылтама белән, "Интерфакс" хәбәр итә. Судлар физик затның бурычларын кичектерү процедурасларының күбесен кабул иткән. Әгәр быелның январендә 300 кешенең бурычлары кичектерелеп торса, июньдә бу күрсәткеч 742. Шул ук вакытта оешмалар арасында банкротлар күрсәткече тотрыклы кала - апрельдә 1097 компания банкрот дип танылса, майда - 1020, июньдә - 1112. 2016 елның икенче кварталында банкротлар саны 17 процентка кимегән, әмма кризиска кадәрге 2013 елгы күрсәткечләрдән югары кала. Макроикътисади анализ һәм кыска вакытлы фаразлау үзәге (ЦМАКП) эксперты Алексей Рыбалка "Интерфакс" ка белдергәнчә, оешмалар арасындагы банкротлар санының акрынлап кимүенә Россия икътисадының нефть бәяләре уйнауга артык нык бирешмәве, икътисади активлык күрсәткечләре яхшыру, инфляция рисклары кимү һәм Үзәк банкның башлангыч ставкалары 11 дән 10,5% ка кадәр кимү сәбәп булган. Физик затларны банкротлыкка чыккан дип тану турындагы закон 2015 елның октябрендә гамәлгә кергән иде. Закон нигезендә банкрот дип танылучылар, үзләренең хәлләре турында банкка хәбәр итмичә, биш ел дәвамында кредит яки кичектереп торып (рассрочкага) товар сатып ала алмый. Шулай ук өч ел дәвамында банкрот дип табылган кеше җитәкче урыннарга билгеләнә алмый. Элегрәк Берләштерелгән кредит бюросы (ОКБ) экспертлары 600 меңгә якын россиялене банкрот дип санап була дип белдергән иде.  500 млн сумнан артык бурычы булган һәм бурычын өч айдан артык түләмәгән кешегә карата банкротлык процессын башлап җибәрергә була. Берләштерелгән кредит бюросы (ОКБ) мәгълүматлары буенча, банкрот дип табылырга мөмкин булган кешеләрнең күбесе Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар һәм Красноярск крайларында, шулай ук Свердловск, Ростов, Чиләбе һәм Самара өлкәләрендә яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев