Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Июль аенда Түбән Новгородта XVI федераль Сабан туе була

Федераль Сабан туе 15 һәм 16 июльдә Түбән Новгородта уза. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Программаны Татарстанда бәйрәмне иң яхшы оештыручы дип табылган Түбән Кама районы әзерләгән. Беренче көнне Мстислав Ростропович исемендәге Түбән Новгород дәүләт академия филормониясендә республика сәнгать осталары концерты, шулай ук ТР Президенты исеменнән кабул итү була. Концерт программасы 18.00дә башлана. Биредә республиканың иң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясаячак. Бәйрәмгә килүчеләрне халык кәсепчелеге осталары эшләнмәләреннән күргәзмә, татар милли тәм-томнары, шулай ук спорт ярышлары көтә. Икенче көнне бәйрәм чаралары Түбән Новгородның Канавин районындагы 1 Май исемендәге парк һәм "Локомотив" стадионында 11.00дә башлана. Федераль Сабан туе Россиянең төрле төбәкләрендә 2000 елдан бирле үткәрелеп килә. Ел саен ул бөтен илдән дистәләгән мең кешене җыя һәм Россиядә милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән төп чараларның берсенә әверелде. Түбән Новгород федераль дәрәҗәдәге бәйрәмне икенче тапкыр үткәрә. Беренче тапкыр Сабан туе биредә 2005 елда оештырылган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев